Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иминлек булсын

Районда язгы чорда гадәттән тыш хәлләргә юл куймау чараларын барлыйлар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында катнашучылар өч мәсьәләне тикшерделәр.
  

Муниципаль район территориясендә бруцеллез таралуга юл куймау чаралары турында район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Фоат Исламов хәбәр итте:
   

— Безнең республикада һәм тирә-як төбәкләрдә көннән-көн эпизоотик иминлек буенча киеренкелек арта бара. Быел Кайбыч районында мөгезле эре терлек бруцеллезы теркәлде. Йогышлы авырулар таралуының төп сәбәбе — хайваннарны һәм кошларны, азыкны рөхсәтсез кертү һәм предприятиеләрне биоло гик саклауның түбән булуы. Бруцеллез күпчелек хайваннарда бозаулый алмау куркынычы тудыра. Инфекция йогу кешеләр өчен дә буыннар зарарлануы һәм алга таба инвалидлыкка китерү ихтималы белән куркыныч.
  

Терлекләрдә бруцеллез авыруы таралуга юл куймау максатында комиссия тарафыннан махсус карар кабул ителде. Аның нигезендә районга кертелә торган терлекләрне ветеринария табиблары тарафыннан җитди контрольгә алу, хуҗалыклардагы терлекләргә диагностик күзәтүләр ясау, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһим. Ә авыл хуҗалыгы идарәсенә санкцияләнмәгән рәвештә терлекләр йөртүне ачыклау эшен башкарырга, ит сату урыннарын даими контрольдә тотарга йөкләнде. Авыл җирлекләре башлыкларына исә үз территориясендә терлекләр белән алып барылучы сәүдә эшләрен күзәтергә, хуҗалыкларда асралучы терлекләр исәбен даими күзәтүдә тотарга, ветеринария белешмәсеннән тыш терлек сату, ит сатуны булдырмаска, ә авыл урамнарында кош-корт сатып йөрүчеләр булганда кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кушылды. Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә санитар таләпләрне төгәл үтәргә киңәш ителде, ә инде авыру симптомнары булган очракта кичекмәстән ветеринария табиблары белән элемтәгә чыгу мөһимлеге ассызыкланды.

Язгы чор җитү сәбәпле, торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен кардан, боздан чистарту турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов хәбәр итте:
 

— Түбәләрне һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарны кар-боздан чистарту даими алып барыла. Түбәдән төшерелгән кар һәм боз тротуарлардан, юллардан алып ташлана. Кар чыгару узган елның 21 ноябреннән башланды. Урамнарны һәм юл өлешен җыештыру «Благострой» оешмасы хезмәткәрләре көче белән башкарыла. Ә «Новости Заинска» рәсми сайтында, ВКонтакте аккаунтында һәм Телеграм- каналда даими төстә урамнарны җыештыру графигы турында мәгълүмат урнаштырып торыла.
Киңәшмәдә шулай ук язгы су басуларга юл куймау буенча эш оештырылышы турында да фикерләштеләр. Язгы ташкын белән бәйле табигый гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук тормышны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен районның структур бүлекчәләре җәлеп ителгән. Су басуга каршы чараларны башкару өчен 139 кешедән торган төркем һәм 51 берәмлек техника һәм 2 берәмлек йөзү чаралары булдырылган. Районда суны суырту өчен мотопомпалар, автоном электр белән тәэмин итү чыганаклары бар. Авыл җирлекләрендә 35 мотопомпа исәпләнә. «Благострой» ҖЧШ, «Татнефтедор» ҖЧШ көче белән барлык су үткәрү һәм су агымы торбаларын, канауларны чистарту эше оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев