Имәнлебашта – кабак бәйрәме
Яңалыклар

Имәнлебашта – кабак бәйрәме

Авыл халкы бар тырышлыгын куеп, яз-җәй бакчасында яшелчә, җиләк-җимешен күз карасыдай үстерә.

Матур итеп төрледән-төрле чәчәк-гөлләрен дә утырта. Имәнлебаш авылында һәр хуҗалыкта диярлек кабак үстерәләр. Кем иң зур кабакны үстергән? Кайсысы аннан иң тәмле ризык әзерләгән? Боларны Имәнлебаш авылында узган “Кабак бәйрәме” ндә билгеләделәр.

Түрдә – матурлап бизәлгән кабаклар. Өстәлләрдә төрле композицияләр, кабактан әзерләнгән ризыклар урын алган. Эшләнмәләрдән күзләр камаша. Яшелчәнең нинди генә төре, төсе, сорты юк. Бу көнне мәдхия җырлап, “бакча патшасын” олыладылар. Кабак быел һәркемдә дә уңды. Имәнлебашлылар беренче тапкыр “Кабак бәйрәме” уздырды.

– Сөйләштек, фикерләштек тә, авылның һәр хуҗалыгында кабак үстерүләрен исәпкә алып, бәйрәм уздырырга булдык. Аларны фотоларга төшереп, иң зур кабак үстерүчене барладык. 80 килог-раммга кадәр уңыш биргәннәре бар, – ди бәйрәмне оештыручы мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Алия апа белән Габдулла абый Вәлиевлар хуҗалыгында 50 килог-раммлы кабак үскән.

«Әллә ни зур тырышлык куелмады, орлыгын җиргә салгач, калганы – Аллаһы Тәгалә кулында. Тишелеп киткәндә генә су сибәсе, аннары сибәргә кирәкми. Юкка гына утыртмыйлар, файдасы күп, диләр», – диде алар.

Хуҗабикә Алия апа исә кабактан төрле ризыклар пешереп, якыннарын сыйларга ярата.

Авылның кабак үстерүчеләрен сәхнә алдына чакырып аерым хөрмәтләделәр. Мәдәният йорты җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр алдылар.

Миңниса апа Әхмәтҗановага – 82 яшь. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бакчасында мул итеп кабагын да, башка яшелчәләрен дә үстерә. Бәйрәмдә иң зур кабак үстерүче буларак аны да бүләкләделәр.

– Быел кабак минем бакчада да уңды. Орлыгын кошлар чүпләмәсен дип, көрәк белән утыртып чыктым. Тишелеп чыккандагы матурлыкны күреп күңелләр сөенде. Җир бит ул кеше кебек, аны яратып карасаң, сине дә нигъмәтләре белән сөендерә. Ә кабак тиз үсә, артык мәшәкате юк, кешегә дә, малларга да файдалы, – ди Миңниса апа.

Имәнлебаш хуҗабикәләре кабактан ризыклар пешереп өстәл әзерләгән. Өстәл уртасында – кабак бәлеше, кабак бөккәне. Вареньедан алып кабак мантыена кадәр ясаганнар. Согын да чыгарганнар.

Мәктәп укучылары белән беррәттән кечкенәләр дә бәйрәмгә зур тырышлык белән әзерләнгән. 3 яшьлек Әмирхан Җәббаровны иң яшь кабак үстерүче буларак бүләкләделәр.

Югары Шепкә мәктәбе укучылары Илхан Гәрәев, Язилә Җәббарова, Әмир Шадыбаевлар бай фантазияләрен эшкә җигеп, көзге чәчәкләр, яшелчә, яшел үләннәр дә кушып кабактан төрле композицияләр ясаганнар.

Кабак җыйганда төшкән фотосурәтләр арасында “Мул уңыш” конкурсы да уздырганнар. Бәйрәм авыл үзешчәннәре чыгышлары, матур шигырьләр, бакча яме – кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләшү һәм җыр-бию белән үрелеп барды.

Бакчада хезмәт кую үзе бер эш булса, ә монда әзерләнеп килү, җимешеңне күрсәтү – икеләтә хезмәт. Киләчәктә аны авыл бәйрәме буларак уздырырга җыеналар.


Нет комментариев