Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Имәнлебашта яшәүче Нурҗиһан әбигә 90 яшь тулды

Озын гомерле әби-бабайлар — яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү — болар барысы да 90 яшьләрен тутырганнарның башыннан үткән сынаулар.

Бу көннәрдә Имәнлебашның олы хөрмәткә лаек хезмәт ветераны Нурҗиһан Хәкимовага 90 яшь тулды.

Нурҗиһан апаның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Түбән Кама районының Казаклар авылында дөньяга килә ул. Аңа сугыш чорының бөтен авырлыкларын татырга, олылар белән беррәттән эшләргә туры килә. Тормыш иптәше Җәүдәт абый белән өч кыз үстереп, олы тормыш юлына озаталар.

«Хәзерге көндә Нурҗиһан әбинең җиде оныгы, алты оныкчыгы бар. 90 яшен тутырган әбиебезнең туганнары, авылдашлары алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби», -ди Имәнлебаш мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Ветеранны юбилее белән котларга Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева, мәдәният йорты каршында эшләүче «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле килде.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев