Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы өмәләр башлана

1 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы старт ала.

«Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе һәм шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Мичурин урамында өмәгә чыктылар.

Кыш буе ничек яшәгәнлегебезне язын бик ачык күрергә була. Кар эри башлаганда анда яшеренгән бөтен чүп-чар баш калкыта. Монда ярдәмгә язгы өмәләр килә.

Мирный бистәсендә өмәгә чыгучылар Мичурин урамы юл буенда аунап ятучы пластик шешәләр, кәгазь һәм башка көнкүреш чүп-чарын җыйдылар.

– Кызганычка каршы, мондый күренеш безнең өчен гадәти хәлгә әверелде һәм бу хәл елдан-ел кабатлана. Кайберәүләр чүп машинасы килеп торса да, чүпләрен йорт почмагында яки гараж янында, кайда эләксә шунда калдыралар. Халыктан аңлы булуларын һәм чүпне теләсә кайда ташламауларын, шулай ук балаларыбызда әйләнә-тирәбезгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүләрен сорыйбыз, – ди «Мирный» үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская.

Җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста була, диләр. Шуны онытмасак иде. Чисталыкны һәркем үзеннән башласа, әйләнә-тирәбез ямьләнеп китәр, үзебезнең дә, узып йөрүчеләрнең дә кәефе күтәрелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев