Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яраткан тренер һәм үрнәк әти ул

Россиядә дүртенче ел инде октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Бүген көчле затларыбыз Ватан сагында торганда әти кадере тагын да артты. Һәр йортта аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәләр. Күкләр аяз, тормыш матур булсын өчен әти кирәк.

Ир кеше гаилә тормышында, балаларны тәрбия кылуда хатын-кыз кебек үк үзеннән зур өлеш кертә. Ә менә «Зәй» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры Анатолий Терентьев күпме малайны көрәш серләренә дә өйрәтә.
Балаларны грек-рим көрәше серләренә төшендерү — Анатолий Александровичның балачак хыялы. Икенче сыйныфта укыганда ул бу спорт төре белән шөгыльләнә башлый.

— Дустымның әнисе грек-рим көрәше буенча түгәрәкнең расписаниесен бирде һәм шул көннән бу мавыгу гомерлек һөнәремә әйләнде. Әкренләп тренерыбыз Михаил Данилов ярышларда катнаштыра башлады һәм беренче җиңү «Урожай» җәмгыяте ярышларында булды. Аннан спорт мастеры исемен алдым, республика, федераль округ ярышлары, Россия чемпионатларында катнаша башладым. Үз тырышлыгым белән барысына да ирештем, — дип сөйли спортка кереп китүе турында Анатолий Александрович.

Берара спорттан китеп торган егет армия хезмәтеннән кайтуга янә грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башлый. ГРЭС каршында спорт буенча инструктор булып эшли.

Терентьев түгәрәгенә малайлар шаярырга түгел, үзләрен физик яктан көчле итү, ныклы характер булдыру өчен тырышып шөгыльләнергә киләләр. Тренер үзе балалар өчен зур үрнәк булып тора. Яшүсмерлек чорында урам тормышына кызыгып спорттан китүче егетләрне кире шөгыльләргә кайтару өчен зур көч куя. Җәен яшь спортчылар «Йолдызлык» лагеренда шөгыльләнеп, ялны спорт белән бәйлиләр. Зур ярышларда катнашырга спортчыларга эшмәкәр Николай Тихонов ярдәм итә. Николай Николаевич — районда грек-рим көрәше федерациясе рәисе. Аларның уртак максатлары — балаларга дөрес юнәлеш биреп, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Шәкертләреннән Глеб Спирин Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан ярышларында алдынгы урыннарны яулады. Антон Журавлев, Данислав Герасимов, Егор Спирин, Артем Егоров шулай ук зур ярышларда Зәй данын яклыйлар.

— Ярыш булгач, җиңелүләр дә була. Ләкин җиңелүләрнең дә уңай ягы бар: андый вакытларда характер ныгый, спортчы тагын да үҗәтләнеп, үз өстендә эшли башлый, — ди ул.

 

Көннәр буе шау-шулы спорт залында балаларны спорт серләренә төшендерү җиңел түгел. Әмма үз эшеңне яратсаң, бу авырлыклар бик тиз онытыла. Эштән арып кайткан ир-ат өчен гаиләсе — йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз, изге бер урын. Тылың ныклы, «ярты ягың» акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Тормыш иптәше Вера — зур таянычы. Терентьевлар гаиләсендә ике бала үсә. Әти кешенең балалары турында сөйләгәндә күзләре очкынланып китте. Уллары Кириллның үз гаиләсе.

Әби-бабай өчен бер яшьлек оныклары Лев бигрәкләр дә татлы. Аның һәр гамәленә сөенә алар. Кирилл да мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнә. Зәй политехник колледжын электр белгечлеге буенча кызыл дипломга бетергән егет Казан энергетика институтында югары белем алган. Бүген Казанда үз һөнәре буенча хезмәт куя. Кызлары Эвелина 6нчы мәктәпнең бишенче сыйныфында укый. Кыз әнисе кебек күбрәк кул эшләренә тартыла, рәсем ясарга ярата.

Дөнья — әтиләр кулында, диләр. Ә гаилә бәхетле булсын өчен әти һәм аның тәрбиясе кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев