Яңалыклар

Яңгырлар күп яву сәбәпле, Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе нормадан арткан

Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Кичә Федераль су ресурслары агентлыгында (Росводресурсы) Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Татарстанны киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин тәкъдим итте.

9 июльгә Куйбышев сусаклагычының Казан районындагы биеклеге (Балтыйк системасы буенча) 53,19 метр, ә гидроузелның өске бьефында 53,25 метр тәшкил итте. Билгеләр яңгыр сулары аркасында норма булган 53,0 метр дәрәҗәсеннән артып китте, дип ачыклык керттеләр республика ведомствосында.

Артык югары су дәрәҗәсе сусаклагыч ярларының җимерелү процессын активлаштырган һәм яр буе зонасында юллар юылуга китергән. Җирле халык министрлыкка әлеге вазгыятькә карата шикаятьләр җибәрә башлаган.

Шуңа бәйле рәвештә Азат Җиһаншин гидроузелның өске бьефында суның 53,3 метр тамгасына кадәр күтәрелүенә юл куймаска тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим нигезендә Куйбышев сусаклагычының яңа эш режимын алдан килештерделәр. 9 июльдән 20 июльгә кадәр суны агызуны арттыру күздә тотыла.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев