Яңа елдан Иске Зәй халкы альтернатив язылу буенча газеталар ала алачак
Яңалыклар

Яңа елдан Иске Зәй халкы альтернатив язылу буенча газеталар ала алачак

Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләр дә газеталарны альтернатив язылу буенча 750 сумнан ала алачак.

Иске Зәйдә, шәһәрнең башка микрорайоннарындагы кебек үк, газета бирү пунктлары оештырылды, алар мәдәният йорты (РДК, Ульянов ур., 63) һәм туган як тарихын өйрәнү музее (Орджоникидзе ур., 55) биналарында булачак.

Моның өчен редакциягә килергә, 2027 елның беренче яртыеллыгына район басмалары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га  язылырга һәм яшәү урыны буенча якын булган газета алу  пунктын күрсәтергә кирәк. Очсыз бәядән язылган газеталарны ярты ел дәвамында җомга көннәрендә  алырга гына мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 885558-74747. Редакция түбәндәге адрес буенча урнашкан: Җиңү проспекты, 12 а (Федераль казначылык бинасы).


Нет комментариев