Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа ел белән котлау үрнәкләре

Яңа 2025 ел белән котлау өчен уңайлы булсын өчен берничә текст тәкъдим итәбез.

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәм мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
***
Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
***
Яңа елда яңа бәхет, яңа ачышлар көтә,
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз, дуслар, кайгы-хәсрәт
читләсен,
Елмаюлар йөзегездән мизгел дә китмәсен!
***
Яңа ел котлы булсын!
Яңа ел яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышлар һәм хыялларны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, иминлек һәм тынычлык елы булсын. 2025ел гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
Бәйрәм белән сезне!
***
Бусагада — Яңа ел. Бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган Иске елны озатабыз. Ел дәвамында булган вакыйгаларны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны тарих битләренә язып куячакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Елан елы бары тик куанычлар гына алып килсен, гаиләләребездә иминлек булсын, илебезгә зур Җиңү алып килсен. Яңа ел мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев