Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яман гадәтләрдән саклану өчен файдалы шөгыльләргә тартылу кирәк

27 июньдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында «Будь здоровым! Танцуй!» дип исемләнгән наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган чара үтте.

Шәһәр мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре мәктәп яны лагерларена йөрүче балаларга яман гадәтләргә кереп китмичә файдалы шөгыльләр белән мавыгуның мөһим булуын дәлилләделәр. Бию хәрәкәтләренең сәламәтлек өчен файдалы яклары турында сөйләделәр. Дәрес барышында дөрес басып торырга, йөрергә, гәүдә тотарга өйрәтүче һәм сәламәтлеккә уңай йогынты ясаучы бию күнегүләренең файдасы тәкъдим ителде.  

Бию флешмобы уңай эмоцияләр һәм татлы сюрприз белән тәмамланды.

фотолар мәдәният йортыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев