Татарстанда һава торышы үзгәрә.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә яңгырлар һәм +20 градуска кадәр салкынаю көтелә
Алдагы ял көннәрендә эсселек чигенәчәк, республикада яңгырлар явып, һава температурасы сизелерлек төшәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен, иртәнге сәгатьләрдә томан булуы ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Якшәмбе көнне яңгырлар Татарстанның күпчелек районнарында явачак. Көндезге һава температурасы +20...+25 градус чикләрендә булачак.
Нет комментариев