Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якты Күл мәдәният хезмәткәрләре террорчылыкка каршы акция уздырды

15 июльдә Якты Күл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәш буенча «Уяу булыгыз» акциясен үткәрделәр.

Алар авыл урамнарына чыгып, халыкка мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, куркынычлык дәрәҗәсен ничек билгеләргә, террорчылык куркынычын игълан иткәндә халыкның гамәлләре турында искә төшерделәр.

«Мондый чаралар халыкка, балаларга террорчылыкның куркыныч „чир“ булуын төшендерү, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, игътибарлы булырга өйрәтү максатыннан үткәрелә», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев