Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һөнәргә тугры хезмәткәрләр

Машина төзүчеләр көне уңаеннан завод җитәкчелеге үз хезмәткәрләрен тәбрикли.

Завод җитәкчелеге исеменнән коллективка, ветераннарга котлау сүзләрен, изге теләкләрне персонал белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Вера Корнякова җиткерә.

«Һөнәри бәйрәмебез белән барлык завод хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны тәбрик итәм. Безнең коллективта яхшы хезмәт уңышларына йөз тоткан, үз хезмәтен югары профессиональ осталыкта башкаручы кешеләр эшли. Алар моңа кадәр тырышып эшләгән буын дәвамчылары. Замана таләпләре белән заводыбыз елдан-ел модернизацияләнә, яңа продукцияләр өстендә эшләргә кыю алына, бу әлбәттә, беренче чиратта хезмәт кешеләренең тынгысыз булып, яңалыкка омтылу нәтиҗәсе. Ә коллективыбызда озак еллар хезмәт куеп, заводның үзгәрешләрен үз күзләре белән күреп, аны үзгәртүгә өлеш кертеп эшләүчеләр шактый. Без аларга аерым хөрмәт белән карыйбыз, яшьләребезгә үрнәк, өлге итеп куябыз. Һәр машина төзүчегә ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, тыныч тормыш телибез», — диде ул.

Вера Корнякова үзе дә заводта хезмәт куючылар династиясеннән, аның әтисе озак еллар биредә эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев