«Ялкын» клубында иң җылы һәм матур чараларның берсе узды.
Биредә «Чәчәкле рамка» дип исемләнгән мастер-класс үтте. Ул кадерле кешеләребез – әниләргә багышланган иде.
Оештыручылар сүзләренчә, чарага әниләр балалары белән килгән. Һәр гаилә фоторәсемнәр алып килгән. Бергәләп йомшак һава пластилиныннан кабатланмас чәчәкле бизәкләр ясадылар. Тиз арада күз явын алырлык эшләр: әйтерсең лә, тере чәчәкләр, яфраклар барлыкка килде.
Мастер-класс нәтиҗәсендә һәркем кадерле фотолар өчен үзенчәлекле рамка иҗат итте. Чара гаиләләрнең иҗади бердәмлеген ныгыту максатыннан үткәрелде. Иҗат һәм җылы аралашу мизгелләрендә вакытның узганы да сизелми калды.
- фото яшьләр эшләре идарәсеннән
Нет комментариев