Грумер тарихы. Белгеч җавап бирә
Укучыбыз соравы.
«Грумер белгечлегенә укырга күптәннән хыяллана идем (грумер — ул йорт хайваннарының тышкы кыяфәтен карый торган белгеч. Ул чәчтараш та, „маникюр“ остасы да). Авитода шундый белгечлеккә укытулары турында реклама күреп кызыксындым. Казанга уку-укыту үзәгенә баргач, тиешле хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзелде. Шартнамә имзаланган көнне, минем ризалыгымнан башка, еллык 24,9 процент белән 56000 сумлык кредит килешүе рәсмиләштерелгән. Гәрчә килешү төзелгән вакытта сүз кредит турында түгел, ә өлешләп түләү турында барса да. Моннан тыш, дәресләр расписаниесе нигезендә, җиде дәрес үткәрелергә тиеш иде, ә нибары ике генә дәрес узды. Миңа укулар узу турында сертификат бирелде, анда хәтта мөһер дә сугылмаган. Алга таба эшләү өчен җитәрлек һөнәри белем, кызганычка каршы, ала алмадым. Миңа нишләргә?»
Диана Салихова.
Газета укучыбызның соравын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльвира Милочкинага юлладык.
— Кулланучыга хезмәт тулы күләмдә күрсәтелмәгән. Әлеге хәлләргә бәйле рәвештә, территориаль орган хезмәткәре тарафыннан Дианага дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде. Кулланучының таләпләре судка кадәр канәгатьләндерелмәде. Шуңа күрә аңа судка дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм күрсәтелде. Озак суд тикшерүләреннән соң судья кулланучы файдасына карар чыгарды. Җавап бирүчедән килешү буенча түләнгән 56000 сум акча, 1000 сум күләмендә мораль зыян компенсациясе, 950,36 сум күләмендә почта чыгымнары, шулай ук 28500 сум күләмендә штраф түләттерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев