Госпитальләргә 29нчы гуманитар ярдәм
11 апрельдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде.
— Бу — «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары аша Зәйдән озатылучы 29нчы гуманитар ярдәм. Әлеге гуманитар ярдәм дә күрше шәһәрләр — Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Азнакайның игелекле кешеләре булышлыгы белән җыелды. Халык хәрбиләргә иң кирәкле булган әйберләрне алып килә: болар — алмаш киемнәр, медицина, азык-төлек, су мичкәләре һәм тагын бик күп әйберләр. Әлмәт һәм Зәй волонтерлары кискән токмач җибәрде, димәк, яралыларга өй токмачыннан аш әзерләячәкләр. Шулай ук хәрби егетләребез үлән чәйләрен дә яратып эчәләр, шуңа күрә аларны да күп итеп җибәрәбез, — ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина.
Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.
— Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклый. Алар алгы сызыкта барлык сынау, каршылыкларны үтеп, батырлык күрсәтеп, Җиңү көнен якынайталар. Зәйлеләр фронтка, госпитальләргә актив төстә ярдәм итәләр. Районнан барлыгы 59 гуманитар конвой озатылды. Йөк машинасы артында тәҗрибәле йөртүче — Роман Потапов. Ул — Донецк егете. Әлеге гуманитар йөктән хәрби госпитальләр һәм хәрби частьләр файдаланачак. Безнең зур эшебез уртак җиңүне якынайтсын. Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм, — диде чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Йөкне машинага төяүдә укучылар ярдәм итте.
Эш моның белән тукталмый. Хәзер чираттагы гуманитар ярдәм җыю бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев