Гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Бүген - 13 октябрьдә узенең 60 яшьлек юбилеен Югары Мәлем авылында туып ускән, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Илсур Зәкиҗан улы Насыйров бәйрәм итә.
Кадерлебез! Сине шушы зур, шатлыклы бәйрәмең - җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта
Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!
Йөз яшә син кадерлебез,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән барлык туганнарың, әниең исеменнән Кәбировлар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев