Гөлүсә апа: «Кәҗә сөте файдалы»
Яңалыклар

Гөлүсә апа: «Кәҗә сөте файдалы»

Хуҗалыкта 17 мөгезле вак терлек асрала.

Мирный бистәсендә яшәүче Гөлүсә Спирова 30 елга якын кәҗә асрый. Бүген аның хуҗалыгында 17 мөгезле вак терлеге бар. Аларны асрау турында ул безгә дә сөйләде.

Кәҗәләрне Гөлүсә апа моннан 30 ел элек асрый башлый. Ул вакытта аның оныгында аллергия ачыклыйлар. Шулчакта кәҗә сөте ярдәмгә килә. Файда китергән терлектән гаилә инде аерыла алмый. Төрле елларда Гөлүсә апаның кәҗәләре саны 20дән артып киткән. Бүген аның утарында 17 хайван чабып йөри.

«Алар мине хәрәкәттә тоталар, үземне, балаларымны ашаталар, кәҗә-ләремне бик тә яратам», — дип сөйли пенсионер.

Аның көне иртәнге биштә шуларны ашатудан башланып китә. Рационнары гади — көненә өч тапкыр коры бодай, печән, яшел үлән һәм күп итеп су. Үләннәрдән кәҗә — канлы үләнне, бәбкә үләнен, шайтан таягын аеруча яратып ашый икән.

«Яшьрәк чагымда көненә ике тапкыр 2 сәгатькә болынга алып чыга идем, хәзер инде аның кадәр үк егәрем юк. Утарда гына йөриләр», — дип уртаклашты хуҗабикә.

Кәҗәләр, рәхмәтләрен әйтеп, Гөлүсә апага сөт бирәләр. Тик ул өч кәҗәсен генә сава, калганнарын бәтиләре имеп йөри икән. Артык сөт кирәкми дә, ди, көненә 3 литр җитә аңа. Өстәвенә, ел буе ит тә алганым юк, кәҗә ите генә ашыйм, дип уртаклашты пенсионер. Кәҗәләренең сөтеннән ис килми аның, әле атнасына берничә тапкыр килеп алучы клиенты да бар икән.

«Кечкенә чагымда авылыбызда кәҗә асраучы бер әби бар иде, шул 100 яшькә кадәр яшәде, димәк, файдасы да бардыр инде», — ди Гөлүсә апа.

Соңгы елларда кешеләрнең мал асрарга иренүләре борчый аны. Үзеннән дә кәҗә бәтие алучылар булган, тик берсе дә озак асрамады, ди мал җанлы пенсионер. 82 яшьлек пенсионер үз йорты белән тора. Өстәвенә, зур бакчасы да бар. Анда бөтен кирәкле әйберне дә үстерә. Әйтергә кирәк, Мирный, Бөгелде, Нефть базасы, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләрен исәпкә алып, якынча 80 кәҗә исәпләнә. Шуларның яртысын хуҗалары иреккә чыгарса, яртысы өй шартларында гына асрала.


Нет комментариев