Түбән Лоҗы авылына журналист сәяхәте.
Районыбызның Түбән Лоҗы авылы кечкенә булса да төш кенә, диярлек. Биредә бер урамга тезелеп утырган күркәм йортлар, төзек ихата менә бит киләчәге бар авылларыбызның, дип сөенергә тулы җирлек бирә. Матур йортларга сокланып, ул өйләрдәге ачык күңелле кешеләр белән аралашып, кинәнеп кайттым бу көннәрдә.
Үзебезнең «Зәй офыклары» газетасын укучыларны барлау ния-те белән башланган сәяхәтем әлеге авыл аша үтте. Шунысы куанычлы, каралмаган, ташландык йортларга очрамадым. Күпчелек хуҗалыкларда яшьрәкләр ата-ана нигезен торгызып заманча йортлар салганнар, өлкәннәр белән бергә яшәүчеләр дә бар. Инде өлкән кеше, ялгыз әбиләр яши торган өйләр дә тәртиптә, каралган булулары күренеп тора. Хат ташучы Гөлсинә Габиева белән өйдән-өйгә йөреп, газетага язылучыларны барладык, хәл-әхвәлләрен белешеп, аралаштык авыл кешеләре белән. Кешеләр рәхәтләнеп сөйләшергә сусаган, дөнья мәшәкатьләре артык аралашырга бирми, күрәсең. Шунысы бар, бер генә дорфа мөгамәләгә дә юлыкмадык, ачык күңелле Түбән Лоҗы халкына чын күңелдән гашыйк булып кайттым.

Шундый күркәм хуҗаларның берсе — Сәлимә апа белән Хиннур абый Вәлиевлар. Матур капкаларын ачып эчкә үткәч тә, биредәге ишегалдының тәртипле, гөл-чәчәкләргә чумып утыруына исем китте. Әле алай гына түгел, алар ишегалдын ландшафт дизайны белән ясаганнар. Бер чәчәклек белән икенчесе арасында күперчек, бер читтәрәк сиртмәле кое ямь биреп тора. Боларның барысы да шәһәр җиреннән махсус белгечләр чакыртып ясалган матурлык түгел, ә хуҗа кешенең үз куллары белән булдырган эше.
«Сәлимә апагыз кайда нәрсә ясарга икәнен әйтеп, аңлатып бирә дә, ясап куябыз бергәләп», — дип елмая Хиннур абый.
Ә Сәлимә апага матурлау, бизәкләү, дизайнер осталыгы инде яшь чагыннан сеңгән. Ул — озак еллар авыл мәдәният йортында хезмәт куйган ханым.
Өстәвенә, алар икесе дә — «Зәй офыклары» газетасын яратып укучы тугры дусларыбыз.
— Җәйге кичләрдә хуҗалыкта эшләп арыгач, чәчәкләр арасындагы шушы эскәмиягә утырабыз да район басмасын кинәнеп укыйбыз. Беребез бер битен алса, икенчесен икенчебез укый тора. Район яңалыклары, зәйлеләр турында да беләбез, шушы ук тупланмада килүче республика яңалыкларыннан да хәбәрдарбыз, — ди Сәлимә апа.
Газетабызның әнә шундый уңган кешеләргә ял бирүен, җан азыгы булуын күрү дә йөрәкләргә май булып ятты.
Нет комментариев