Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газета – һәр өйдә

«Зәй офыклары» газетасына язылыгыз.

Анна Рябова «Зәй офыклары» газетасы — хәзер махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар өчен даими мәгълүмат алу чыганагы булган өстәл белешмәсе, ди.

Сәвәләй мәдәният йортына челтәр үрергә йөрүче 17 хатын-кыз хәрбиләр тормышы, аларга оештырылучы район ярдәме турында нәкъ менә район басмасыннан белешеп торалар икән.

Агымдагы елның 2 февраленнән маскировка челтәрләре үрергә керешкән актив сәвәләйлеләр инде 276нчы челтәрне үреп тапшырганнар.

«Җәй көне авыл халкының йортта эше күп булу сәбәпле, көнгә өч сәгать мәдәният йортына килеп эшлибез. Ә кышкы чорда ике сменада челтәр үрү гадәткә керде, көндез дә, кичен дә киләбез. Шунда үзара аралашканда район газетасында хәрби темага язылган материаллар турында фикер алышабыз. Егетләребезгә нинди ярдәм кирәк булуы турында газетадан, аның „ВКонтакте“ төркемендәге битеннән беләбез», — ди Анна Михайловна.

Сәвәләйдә челтәр үрүчеләрнең җитәкчесе булган бу ханым башта авылдагы чиркәү лавкасында эшләп, анда артык булган кирәк-яракны хәрбиләргә илтеп тапшырудан әлеге мәрхәмәтле гамәлгә кереп китә. Акрынлап хәрбиләргә кирәк булган җылы киемнәр, окоп шәмнәре өчен кирәкле калай банкалар җыюны авылның Ватсаптагы төркемендә игълан итеп, бу эшне киңәйтә бара. Ә соңыннан Елена Викторовна киңәше белән маскировка челтәрләре үрүне оештырып җибәрә. Килене Ләйлә Сабаева мәдәният йортында хезмәт кую сәбәпле, бу эшне алар клубта башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев