Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Газ җиһазларыннан дөрес файдаланабызмы?

Шәһәр газ оешмасы җитәкчесе белән әңгәмәбез шул хакта.

Табигый газдан файдалану безнең тормышыбызга нык үтеп керде, көндәлек тормышны газсыз күз алдына да китерүе кыен. Әмма без еш кына газдан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәбез. 

Кызганыч, әле тегендә, әле монда газ белән бәйле төрле трагик хәлләр очраштыргалап тора. Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2025 ел башыннан гына да  республикада сөрем газы белән 13 кеше агуланган, ике ай эчендә газ белән тәэмин итү объектларында 57 гадәттән тыш очрак теркәлгән, анда 38 кеше зыян күргән, шуларның 13е – балалар. Әлеге хәлләрнең килеп чыгу сәбәпләре һәм газ приборларын куллану сроклары турында әңгәмәбез шәһәр газ оешмасы җитәкчесе Радик Гыймаев белән. 

– Радик Рәхимович, газ белән саксыз эш итү – һәрчак куркыныч гамәл. Кешеләрнең иң күп игътибарсыз кылган гамәлләре нинди? 

– Башлыча гадәттән тыш хәлләр газ приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Шулай ук вентиляция каналларының чистартып торылмавы, законсыз рәвештә тоташтырылган газ торбалары, тузган приборлар, җиһазларны үз белдегең белән тоташтыру һәм башка факторларның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы зур. Газ хуҗалыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмичә,  мөстәкыйль рәвештә җиһазларны  төзекләндерүгә алыну, газ җиһазларын үз белдегең белән кеше йоклый торган урыннарга кую, вентиляция системасын каплау, газ җиһазлары булган бүлмәдә җилләтү өчен тәрәзә-форточкалар булмау, йорт-фатирларны төзекләндергәндә газ керү планировкасын үзгәртү  дә тиешле таләпләрне бозуга керә һәм ул кеше гомеренә куркыныч тудыра. Күпфатирлы йортларда исә ис чыгу юллары һәм вентиляция каналларының тиешле тәртиптә булуы өчен идарәче компанияләр җавап бирә. Шуны онытмаска кирәк, һәрхәлдә газ җиһазы, колонка яки плитә – ул югары куркыныч ихтималы булган приборлар. Теләсә нинди төзексезлек кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә яный һәм җитди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә белгечләр тарафыннан даими техник хезмәт күрсәтү авария хәлләреннән качарга ярдәм итәчәк.

– Район газ хуҗалыгы карамагында  күзәтүдә булырга тиешле күпме объект исәпләнә? Эш нинди тәртиптә алып барыла?

– Район газ хезмәте карамагында  67 торак пункт бар. Гомумән алганда, торак биналарда 23622 газ плитәсе, 10901  су җылыткыч, 259 агып торган суны җылыту колонкасы, 19036 газ миче  исәпләнә. Закон буенча торак эчендә газ приборларының куркынычсызлыгы һәм дөрес эксплуатациясе өчен җаваплылык милекчеләргә йөкләнә. Ләкин бу җирле халык аларның дөрес эшләвен  үзләре тикшерергә тиеш дигән сүз түгел. Фатир яки йорт хуҗасы газ җиһазларын карап тору буенча махсуслашкан  оешма белән техник хезмәт күрсәтү килешүен төзи. Район газ хуҗалыгының аттестацияләнгән белгечләре техник хезмәт күрсәтү өчен абонентларга даими килеп торалар. Аларның хезмәте  җиһазларның төзеклеген тикшерү һәм мөмкин булган җитешсезлекләрне бетерүне үз эченә ала. Фатирларда  һәм торак йортлардагы   газ җиһазларына планлы техник хезмәт күрсәтүне безнең белгечләр  елына кимендә бер мәртәбә үткәрә. Тикшерү барышында  газ җиһазыннан газ чыгып тормыймы,  вентиляция каналында суыру көче җитәрлекме икәне карала, белгеч плитәләрдәге барлык комфоркаларның эшләвен күзәтә, горелкаларны пычранудан чистартып тору кирәклеге, газны куркынычсыз куллану турында  инструктаж бирә. Тик шунысы бар, кайбер 
очракларда безнең хезмәткәрләр торак йортларга керә алмый, кызганычка каршы, барлык милекчеләр дә бу мәсьәләнең мөһимлеген аңламый. Газ хуҗалыгы хезмәткәрләрен техник хезмәт күрсәтү өчен кертүдән баш тартып, зәйлеләр үз иминлеген генә түгел, күршеләренең иминлеген дә куркыныч астына куя, чөнки, газ чыгып утыру сәбәпле, аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин.  Техник хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык сораулар буенча халык безгә 7-30-87 телефоны буенча шалтырата ала. 

– Газ хезмәткәрләрен тикшерү эшләрен башкару өчен торакларга кертмәгәндә һәм белгечләр куйган таләпләрне үтәмәгәндә закон буенча нинди җаваплылык кулланылырга мөмкин?

– Закон буенча иң беренче чиратта техник хезмәт күрсәтүне уздыруга комачаулаучы затларга газ бирүне туктатырга мөмкиннәр. Әгәр фатирда беркем дә яшәми һәм газ җиһазлары кулланылмый икән, торак милекчесенә газ бирүне туктатып тору турында гариза язарга кирәк.  Бу очракта торак милекчеләре дә, газчылар да тыныч булачак. Ә инде газ хуҗалыгы  белгечләрен фатирга кертүдән баш тарткан өчен 5000 сумнан 10000 сумга кадәр штраф салыну ихтималы бар. Шундый ук штрафлар газ җиһазын мөстәкыйль урнаштырган яки алыштырган өчен дә карала. Шулай ук техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү эшләре өчен килешү төзүдән баш тартучыларга да закон нигезендә  җаваплылык кертелгән. Моннан тыш, 2025 ел башыннан торак биналарда газ приборларын куллануга таләпләр катгыйланды. Мисал өчен, эксплуатация срогы тәмамланган плитәне куллану хәзер административ хокук бозу булып санала. Кагыйдәләрне беренче тапкыр үтәмәү хуҗаларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр төшәчәк, аннан соң штраф күләме  25 меңгә кадәр артачак. Газ җиһазларын эксплуатацияләү срогы аның паспортында язылган була, кагыйдә буларак, бу – 10-15 ел. Әмма күп нәрсә приборның сыйфатына, аның амортизациясенә һәм җиһазларның торышына бәйле. Әгәр плитәдән пөхтә файдалансалар, даими рәвештә техник хезмәт күрсәтү үткәрсәләр, ул озаграк та хезмәт итә ала.  Билгеләнгән вакыт узгач, плитәне алыштырырга яки аның торышын тикшерергә кирәк. Моның өчен әлеге төр эшләрне башкаруга лицензиясе булган махсуслашкан оешмага мөрәҗәгать итү мәслихәт. Диагностикадан соң җиһазны алыштырыргамы яки  кулланылышта  калдырыргамы икәне белгечләр тарафыннан  хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев