Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фидаил Хәернасов: «Юлчылар юлларны ачуда өзеклекләргә юл куймый»

Быелгы кыш төрлечә сыный. Әле көчле бураннар чыгып, ишеп-ишеп кар ява, әле салкынайтып җибәрә. Мондый шартлар юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшендә аеруча катлаулылыклар тудыра. Әмма алар сынатмый.

«Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре төбәк һәм авылара юллар категориясенә кергән 418 километр юлларны вакытында кардан ачып, бозлавыктан саклап, хәвефсез йөрерлек юллар торышын тәэмин итәләр.

Идарә җитәкчесе Фидаил Хәернасов һава торышының кар-буранлы булуы юлчыларга йогынты ясамавы турында хәбәр итте.

-Без районда урнашкан һәм шәһәр аша үтүче Нариманов урамы юлларына хезмәт күрсәтәбез. Узган ялларда мул кар яву, көчле бураннар безнең коллективның эшенә берничек тә тәэсир итмәде. Беркемне дә өстәмә рәвештә эшкә җәлеп итмичә, гадәти режимда эшләдек. 30 берәмлек техника тәүлек әйләнәсе кар чистарту, җыю белән мәшгуль. Кышкы чорда аеруча кар көртләре салучы Гүлкин-Елань, Куш-Елга һәм Дурт-Мунча, Мәлем-Сармашбаш юлларын аерым контрольдә тотабыз. Предприятиебездә үз эшенең профессионаллары эшли, алар теләсә нинди һава торышын шартларында үзләренә йөкләнгән бурычны төгәл үти, — ди Фидаил Хәернасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев