Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Федотовлар – «Супергаилә –2025» бәйгесе җиңүчеләре

20 июньдә Түбән Камада «Супергаилә-2025» республика мәдәни-тернәкләндерү бәйгесе узды. Бәйгедә төп призны Зәй шәһәреннән Андрей һәм Светлана Федотовлар яулады.

36 ел бергә яшәүче ир белән хатын жюрины ихласлыгы, иҗади талантлары һәм гаҗәеп мәхәббәт тарихы белән таң калдырдылар. Бәйгегә Федотовлар оныклары Родионны да алып килгән иде.

Конкурста  республикадан җиде пар катнашты. Катнашучылар иҗади номерлар, кулинария осталыкларын күрсәттеләр һәм үз тормышларыннан күңелгә үтеп керерлек вакыйгаларны сөйләделәр. 

Мәдәният әһелләре һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле бүлеге вәкилләре кергән жюри Федотовларның чыгышын югары бәяләде, аларның бердәмлеген һәм оптимизмын билгеләп үтте.

Андрей белән Светлана Казан педагогика техникумында укыганда танышалар. Туйдан соң Андрейның туган шәһәре Зәйгә күченеп кайталар. Светлана –  балачактан күрү сәләте буенча инвалид, әмма бу парга ныклы гаилә корырга, ике бала үстерергә һәм оныкларына шатланырга комачауламаган.

«Тормыш иптәшем Андрей – минем төп таянычым һәм терәгем.  Без гади бер кагыйдә буенча яшибез: «Елама, зарланма”. Күз яшьләре белән бернәрсә дә хәл итеп булмый, гаиләңә генә өмет багларга кирәк», - ди Светлана.

Андрей бакчачылык һәм балык тоту белән мавыга,  алар гаиләләре белән Россия буйлап сәяхәт итәргә яраталар, үзләре өчен яңа шәһәрләр ачалар. 

«Федотовлар  – Зәебездә үрнәк, дус-тату яшәүче гаилә. Алар – безнең горурлыгыбыз. Ике ел элек бәйгедә шулай ук Зәйдән Закировлар гаиләсе җиңү яулады», - ди район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко.

Бәйгедә барлык катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, әмма конкурсның төп нәтиҗәсе җылы хисләр һәм чын гаилә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алачагына ышаныч иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев