Эзтабарлар Кәрәкәс авылыннан Зиннәтулла Шәңгәрәевның якыннарын эзли
Яңалыклар

Эзтабарлар Кәрәкәс авылыннан Зиннәтулла Шәңгәрәевның якыннарын эзли

4 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеена Саранск шәһәреннән эзтабар Алексей Кузнецов ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Ул 25 елдан соң яңа технологияләр ярдәмендә Зәй районыннан булган солдатның исеме укылуы, аның якыннарын эзләве турында хәбәр итә.  

Зиннәтулла Шәңгәрәев (Шингареев) 1903 елда Татарстан АССРның Зәй районы Кәрәкәс авылында туган. Әлеге сугышчы 25 ел үз сәгатен көткән булып чыга. 

Эзтабарлар җибәргән мәгълүмат: 

ШИНГАРЕЕВ Зиннәтулла, 1903 елда Татарстан АССРның Зәй районы Кәрәкәс авылында туган. Кызылармияче, 375нче укчы дивизиясенең 1243нче укчы полкы.  Гаилә адресы: Свердловск шәһәре, Чистовский торфяник, 1нче йорт. Хатыны - Шингареева Гарифә (?). Зиннәтулла Шингареев сөякләрен 2001 елда Воеводино авылы янында "Русь" старицкий отряды (командиры Валерий Фрыгин ) таба.  Ул Тверь өлкәсенең Старицкий районы Акишево авылында күмелгән.

Фотолар эзтабарлардан.


Нет комментариев