Эвелина – Бөтенроссия олимпиадасы төбәк призеры
Яңалыклар

Эвелина – Бөтенроссия олимпиадасы төбәк призеры

25 февральдән 2 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Зәйнең 6 нчы мәктәбе XI сыйныф укучысы Чагаева Эвелина призер булды, аның  укытучысы – Александр Ширяев. 


Нет комментариев