Кама Тамагы районының Красновидово авылында традицион Алма Спасы бәйрәме узды. Җыр-моңга, уен-биюгә бай тамашада Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараеның Ольга Васильева һәм Людмила Заплутахина җитәкчелегендәге «Злато» вокаль һәм «Русская душа» халык вокаль ансамбльләре дә чыгыш ясады.
«Иделнең матур ярында урнашкан Красновидово авылы элек-электән алмагач бакчалары, күз явын алырлык табигате белән дан тоткан. „Красновидовода — Алма спасы“ дип аталган музей-фольклор бәйрәме бик күңелле узды. Фольклор бәйрәмнең тарихы, алма музейлары, әлеге җимешкә бәйле йолалар һәм кызыклы фактлар турында сөйләнде. Красновидовода Татарстан Милли музееның филиалы — Максим Горький музее эшләп килә. Яшь Алексей Пешков бирегә 1888 елның язында дусты, революционер М. Ромась чакыруы буенча килә. Фестивальдә катнашучылар әлеге музейда да булдылар», — ди «Энергетик» Мәдәният сараеның «Адымнар» татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәев.
Зәйлеләр, фестивальдә чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнделәр.
Фотолар «Энергетик» Мәдәният сараеннан
Нет комментариев