Яңалыклар

Электрон Мактау тактасына кертү өчен 8,6 мең хезмәткәр тәкъдим ителгән

Татарстанда 4,7 мең предприятие электрон Мактау тактасына кертү өчен 8,6 мең хезмәткәрен тәкъдим иткән. Мактау тактасы әлегә ябык, чөнки муниципаль дәрәҗәдә сайлау эше алып барыла.

Билгеле булганча, электрон Мактау тактасын булдыру турындагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләүче әлеге мактаулы урынга лаек дип саналган кешеләрне барлый.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу оешма-предприятиеләр үзләре дә бар яктан үрнәк, вакытында тулы хезмәт хакын һәм салым түләргә, эшчеләргә тиешле шартлар булдырырга тиеш.

– Әлеге электрон Мактау тактасына эләккән кешеләргә бернинди дә матди ярдәм каралмаган. Әмма аларның исемнәре республика тарихында калачак. Бу кешеләр – республиканың социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүчеләр. Әлеге заводка юкка гына килмәдек. Монда хезмәт кешесе аеруча хөрмәтле. Завод елына 300 дән артык хезмәткәрен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән зурлый. Мактау тактасы август уртасында ачылачак. Шуннан соң һәр катнашучыга таныклыклар бирә башлаячакбыз. Биредәге исемнәр ел саен алышынып торачак., – диде министр. 

Электрон Мактау тактасына кемнәр эләгә ала? Моның ике мөһим шарты бар – хезмәткәр бу оешмада 3 елдан да ким эшләмәскә һәм бар яктан үрнәк булырга тиеш. Барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт оешмалары вәкилләре, хезмәт ветераннары, династияләр, остазлар, волонтерлыкта һәм хәйриячелектә актив булган хезмәткәрләр, эш урыннарында яңа юнәлешләр уйлап тапкан яшь белгечләр катнаша ала. Алар арасында, әлбәттә, СВО ветераннары да булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев