1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Зәй хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, быелгы чакырылышта тагын 60лап егетебез Россия Кораллы Көчләре сафына басачак.
«Язгы чакырылышта армиягә чакырылучылар Россия Кораллы Көчләренең яңа төбәкләрдәге бүлекчәләр дислокациясе пунктларына яки махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин белдерде. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элекке кебек үк ул бер ел тәшкил итә», — диде район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.
Хәзерге вакытта хәрби комиссариатта егетләргә соңгы медицина күзәтүләре үткәрелә. Беренче төркемне армиягә озату апрель уртасында планлаштырыла.
Нет комментариев