Дүрт-Мунчадан 94 яшен тутырган Зәйтүнә апа: “Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел...”
Яңалыклар

Дүрт-Мунчадан 94 яшен тутырган Зәйтүнә апа: “Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел...”

Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре баштан узганнарын әнә шулай бер җөмлә белән әйтә.

Чөнки авырлыклар сугыш барган дүрт елга гына түгел, ә аннан соң да күп елларга сузыла. Ә бу бит әлеге малай-кызларның гомерләренең иң матур чагы, яшүсмер еллары, яшьлек вакыты була...

Дүрт-Мунча авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйтүнә апа Насруллинага 9 июльдә 94 яшь тулды. Зәйтүнә Хуҗи кызын туган көне белән якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады. Аны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, сугыштан соң авырлыкларны торгызудагы хезмәте, ныклыгы өчен рәхмәт белдерде. Ветеранны Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков та туган көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.

Мөлаем, ачык, күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкып торучы Зәйтүнә апага 94 яшь тулган дип кем әйтер?! Бер гасырга якын озын гомер юлы. Зәйтүнә апага  балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар… Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез Зәйтүнә әби авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең…

1932 елның июлендә Сарман районының Күперле авылында туа ул. 

-Әткәй сугыш башлануның беренче көнендә үк алдылар. Авылдан алты кеше киттеләр. Без аларны озата бардык. Бер кавым баргач, без ардык, калдык. Без калу белән әткәй җыр сузып җибәрде:
Без китәбез ахыры, 
Бөгелмәләр аркылы.
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр ахры.

Ул көнне әнкәй төне буе төче күмәч пешерде. Иртәгесен алты хатын төйнәлеп, Бөгелмәгә чыгып киттеләр. Ни белән барганнар, ни белән кайтканнар,  анысын белмим. Әнкәй кайтты, без дә килеп җиттек, поезд да кузгалып китте, күрешә алмадык, диде. Аяклары шешенгән иде. Урын өстендә ятты бер атна, - дип искә ала ул авыр балачагын.

Шулай итеп, әнкәләре Фәхергаләм кулына биш бала, әбиләре кала. Сугыш бетәр алдыннан Чаллыга яшәргә күченәләр. Әтиләре Хуҗиәхмәттән биш ел буена бер хәбәр дә килми. 1946 елның февраль аенда кайтып керә ул гаиләсе янына. Зәйтүнә апа әтисе кайткан көнне бик ачык хәтерли.

-Чаллыга алар ике кеше кайттылар. Өсләрендә шинель,  башларында солдат бүреге. Без урамда идек, йөгереп кайттык, аннан да зур сөенеч юк инде! Әткәй кайткач без хәзер герой! Тормыш арулана, әнкәйгә дә җиңел булыр дип сөенәбез, - ди ул.

 1953 елда Зәйтүнә апа Дүрт-Мунчага килен булып төшә. Сәмигулла абый белән Чаллыда танышалар. 

Биредә дә тормыш бик авыр була. Колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя Зәйтүнә апа. Көндез эштә, төнлә чыбылдык сугалар. Ул чыбылдыкны март аенда кыр ягына алып барып саталар. Бер чыбылдыкка бер пот он бирәләр. Колхозлар ала торган була. 

Гаиләдә бер-бер артлы ике бала туа. Олы кызлары Маһирә  бүгенге көндә Казанда яши, уллары Миңнулла тормыш иптәше Мәйсәрә апа белән пенсиягә чыккач, Чаллыдан әнисе янына яшәргә кайтканнар.

Сәмигулла абый гомер буе шофер, комбайнчы булып эшли. 60 ел бергә матур, үрнәк гомер кичерә алар. 

Зәйтүнә апа авылда учетчик, үлчәүче булып та эшли.  Аннан Зәйдә көнкүреш комбинатында приемчик булып хезмәт куя. Эшендә алдынгылардан була.

Кул эшенә дә оста ул. Авыл халкына күлмәген дә тегә, фуфайкасын да сыра. Паласлар суга, мендәр тышлары, кулъяулыклар чигә.

“Һөнәрле кеше үлми ул. Нужа өйрәтте мине бу эшләргә. Эшләмәгән эшем калмады. Кешегә кием тегеп гомер иттем. Суккан паласларымны Башкортстан якларына кадәр посылка белән җибәрә идем”, - ди Зәйтүнә апа.

94 яшендә дә әби тик утырмый, бәйләү белән мәшгуль ул. Махсус хәрби операциядәге егетләргә мунчалалар, оекбашлар бәйләп җибәргән. Шушы арада гына әллә ничә пар бияләй бәйләгән. Аларны ул бүләккә дип бәйли. Газета, журналлар укырга  ярата. Аларны күзлексез укый. Заманында оста җырчы була, шигырьләр дә яза. 

– Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Сугыш еллары җиңел булмады. Азык-төлек һәм җылы кием җитми иде. Кешеләр әйберләр белән алмашып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү авыр вакытларда исән калырга ярдәм итте, – дип искә ала ул вакытларны Зәйтүнә апа.

Бүген ул оныклары Һәм оныкчыклары белән истәлекләре белән уртаклаша, үткәннәрне истә тоту,  бик кыйммәткә төшкән тынычлык һәм ирекнең кадерен белүнең мөһимлеге турында сөйли. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган ветеран  бүген дә хәрәкәттә бәрәкәт дип, ил-көнгә тынычлык теләп яши.

Шулай зурлаганнары өчен Зәйтүнә әби үзен котларга килгән кунакларга  олы рәхмәтләрен белдерде.  Ә район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре аның өчен концерт әзерләп килгәннәр иде. Алар иң матур, иң  моңлы җырларын ветеранга бүләк итте.

Фотолар автоклубтан.


Нет комментариев