Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүрт дистә елдан артык яраткан хезмәттә

Зәй шикәр заводында гаилә династияләре белән эшлиләр.

Мария Аргунова Зәй шикәр заводында 44 ел хезмәт куя. Ул — заводның алыштыргысыз утфель кайнату аппаратчысы.

1979 елда Зәйнең 60нчы техник училищесын тәмамлаган Беренче Бөгелде кызы шикәр заводына электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша.

— Без — яшь белгечләрне электр цехы башлыгы Михаил Короновский каршы алды. Икенчел продукт центрифугасында ике ел эшләгәннән соң, беренчел продуктка күчерделәр. Мине шикәр заводындагы эш процессы бик кызыксындыра иде. Аппаратчылар янына менеп, аларның эшен кызыксынып күзәтә идем. Шуннан мине аппаратчылар янына ял иттерүче-алмашчы итеп алдылар, — дип искә ала эшкә килгән елларын Мария Васильевна.

Бу вакытта барлык эшләр кул хезмәте белән башкарыла. Тик кыз югалып калмый, тырышып өйрәнә. Башта икенчел продуктны, аннан беренчел продуктны эшкәртү буенча утфель кайнату аппаратчысы итеп куялар.
Заводта утфель кайнату аппаратчысы вакуум-аппаратларда куертылган чөгендер согыннан кристалл ботка пешерә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу — биредә иң эссе урын.

Бүгенге көндә ул үзе остаз буларак яшьләрне эшкә өйрәтә. 12 сәгатьлек эш сменасы белән эшли алар. Әлбәттә, 57 ел вакыт эчендә предприятиедә күп нәрсә үзгәргән, Зәй шикәр заводы үсештә. Бүген бу — заманча производство, анда барлык техник процесслар диярлек автоматлаштырылган, ләкин Мария Васильевна төгәл белә: бер компьютер да квалификацияле белгечне алыштыра алмый. Машина барлык детальләрне дә исәпкә ала алмаска мөмкин. Ә профессиональ хезмәткәр моны бер карау-да аңлый.

— Хәзер эшебез автоматлаштырылган. Элекке еллар белән чагыштырганда, аерма бик зур. Эш процессын компьютер экраны аша күзәтеп барабыз, — ди ул.

Мария апаның тормыш иптәше Александр белән танышуы да заводта була. Александр Николаевич армиядән кайткач, шикәр заводына эшкә урнаша. Тышкы корылмалар мастеры булып хезмәт куя. Александр Николаевичның әти-әнисе дә шикәр заводында эшләгәннәр: әнисе Ольга Яковлевна — химик, әтисе Николай Иванович токарьдан завод директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Шикәр кайнатучы Аргуновларның хезмәт династияләрен ул-кызлары, оныклары дәвам итә хәзер. Уллары Дмитрий Александрович — беренче смена башлыгы, кызлары Елена Александровна — төргәкләү цехы башлыгы, ә кияүләре Антон Александрович Трошин — Зәй шикәр заводының башкарма директоры.

Бүген шикәр заводында кызу эш өсте. Мария Васильевна 62 яшендә дә яраткан хезмәтендә. Март аенда эштән китеп торган идем, сезонда тагын эшкә чакырып алдылар, ди, елмаеп. Ә эштән бушаган арада ул бакча эшләре белән мәшгуль.

— Бакчада эшләргә бик яратам, шуннан ләззәт алам, — ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев