Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дога булып барсын...

Зәй районы Кәрәкәс авылының аксакалы, ветеран укытучы Фаиз Гомәровның вафатына бүген бер ел булды. Ул 94 яшендә мәңгелек йортка күчте. Авылдашлары әле дә булса аны сагынып яшиләр.

2024 елның 30 июне. Кәрәкәс авылында кайгылы хәбәр таралды:"Фаиз абый үлгән, аксакалыбыз вафат булган!" Хәтта агачлар да ботакларын аска иде:"Вафат булган!..."

Кем соң ул дисезме?

Ул - авылыбызның иң өлкән кешесе, Зәй районы Кәрәкәс авылының иң хөрмәтле, ихтирамга иң лаеклы кешесе иде. Авыл тормышы белән бәйләнгән иде аның язмышы.

“-Авылда кичләрен бик караңгы, куркыныч. Фаиз абый, берәр нәрсә эшләп булмас микән?

-Фаиз абый, Бигеш белән Кәрәкәс арасы бик начар. Авылда урамның бер ягыннан икенче ягына чыгып та булмый”.
 Мең төрле сорау белән мөрәҗәгать итә иде үзенә авыл халкы. Ә аларның барысын да хәл итү юлларын эзләргә тырышты ул. Мәсәлән, авылыбызда Фаиз абый ярдәме белән  автомат рәвештә караңгыда яна, яктыда сүнә торган лампалар куелды,  Бигеш белән Кәрәкәс арасындагы һәм авыл эчендәге юлны  Фаиз абый үтенече белән, тумышы белән Кәрәстән булган эшмәкәр егетебез Марат  Талбиев ярдәм итеп асфальт-бетон түшәлде. 

Авыл мәчетен төзегәндә дә бөтен документларны Фаиз Гомәр улы эшләтте. Ә  Марат Мирсәет улы үз акчасына төзетте. Шулай итеп мәчетле дә булдык. Мәчеттә мәдрәсә эшли, апа-әбиләребез коръән укырга өйрәнә. Зират коймасын яңартуда да Фаиз абый, Марат, Мөнәздәһә апаларның өлеше зур булды. 

Авылда җәйләрен су бетсә дә, су насосы янып чыкса да, үз проблемалары белән дә бөтен авыл халкы Фаиз абыйга шалтырата иде. Ә ул, Бигеш урта мәктәбендә күп еллар директор булып эшләгән кеше, эшләрне оештыра да, кешеләр-түрәләр белән сөйләшә дә белә.

Шулай итеп, аны яратып, хөрмәт итеп авылның аксакалы дип йөрттеләр. Ә аксакал дип иң ихтирамлы, иң мактаулы, хөрмәткә иң лаек кешегә әйтәләр.

Үзенең ярдәме белән төзелгән мәчеткә җомга намазына да бик рәхәтләнеп йөрде ул. Аның васыяте:"Хәнәфи мәсхәбеннән, әби-бабаларыбыз барган юлдан тайпылмагыз! Дөрес юлдан барыгыз!". Кәрәкәс мәхәлләсе туры юлдан чыкмаска тырыша, Хәнәфи мәсхәбеннән тайпылмый.

Фаиз Гомәр улы 1930 елның гыйнварында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпне Кәрәкәс авылында укыса, урта мәктәпне(5-7 класслар) Бигеш җидееллык мәктәбендә алган. Рус теленең кирәклеген аңлаган әтисе Гомәр абый аны рус телен бик яхшы үзләштерсен дип, Тәкмәк авылына укырга җибәрә. Ә 1946-1950 елларда Фаиз  Алабуга педагогия училищесында укып, укытучы таныклыгын ала. 

"Алабугада авылдан алып килгән алабута ипие безне ачтан үтермәде!" - дип искә ала ул. 

Якты Күл, Лоҗы авылларында укытучы булып төрле фәннәрдән укыта. Ә инде 1961-1969 елларда туган ягында, Бигеш урта мәктәбендә интернат-мәктәптә (соңыннан балалар йорты) өлкән тәрбияче, мәктәптә биология укытучысы булып эшли.

1969-1979 елларда Фаиз Гомәр улы Бигеш урта мәктәбендә директор булып эшли. Классларда 30ар бала, мәктәптә 560 укучы белем ала. Укытырга кабинетлар  җитми. Спортзал тәбәнәк, икенче катта,  күрше кабинетларда укытырга комачаулый. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәктәпнең ике катлы бинасына терәп янкорма ясала, заманча җиһазландырылган спортзал төзелә. Бу спортзалда мин дә уйнап үстем, анда спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен шартлар тудырылган иде. Шуңа күрәдер, Бигеш урта мәктәбе ул чорда уку буенча гына түгел, спорт буенча да районда алдынгы, беренче урыннарда барды. Бу мәктәптә алган белемнәребез белән без, бу мәктәп укучылары, һаман да горурланабыз, Аллаһка шөкер. Мин бу фикерне һич курыкмыйча әйтә алам, чөнки безнең чор балалары моны гел дәлилләп торалар.

Төзелеш  эшләре дәвам итә. Бигеш авылына ерактан килеп укучылар өчен интернат бинасы төзелә.  Балалар  йорты таркалу сәбәпле, бу бинаны Бигеш участок  дәваханәсе итәләр.

1992 елда Фаиз абый лаеклы ялга чыга. Һәм аның тынгысыз җаны авыл тормышы белән тыгыз бәйләнеп, авыл кешеләренә ярдәм итеп яши башлый. Һәрвакыт шат, ачык йөзле, бөтен кеше белән аралашып яши торган  Фаиз абый 2024  елның 30 июнендә арабыздан китте. Без сине бик сагынабыз, юксынабыз Фаиз абый!

Минем бу мәкаләм, бу мәкаләне укып, Фаиз абыйны тагын бер искә алуларыбыз Гомәр Фаиз абый рухына дога булып барсын, Амин!

 

Тәслимә Вәҗәһиева.

 

Авылыбыз аксакалы Фаиз абыйның 93 яше туу уңае белән язылган шигырен Тәскирә Абдуллина тәкъдим итә.
Туган көнең белән, укытучым,

Рөхсәт итче бүген котларга.
Сезгә булган кадер-хөрмәтебез
Шигырь телләрендә юлларга.

Авылыбыз күрке- аксакал сез,
Барыбызга үрнәк  һәм терәк.
Тормыш дигән үзгәрүчән юлда,
Сездәй аксакаллар бик кирәк.

Тарихы сез туган авылымның,
Сөйләп-тыңлап туя алмаслык.
Сез сөйләгән хатирәләр аша
Утка-суга кереп чыныктык.

Мәктәп елларында алган белем
Алып менде яңа үрләргә.
Тормыш дигән олы юлны үтеп,
Килеп життек шушы көннәргә.

Авылыбыз күрке-укытучым,
Яше-карты сиңа тартыла.
Акыл-киңәш көтеп күрше-тирә
Капка төпләреңдә утыра.

Уен-кичә үтми сездән башка,
Авылыбыз яме, нуры сез.
Шушы салкын кышның бу кичендә
Озын гомер сезгә телибез.

Авылыбыз күрке-аксакал сез,
Барыбызга үрнәк һәм терәк.
Шушы матур, туган авылыбызда
Сездәй кеше безгә бик кирәк.

Тәскирә Абдуллина

Тормыш юлын үтеп намус белән,
Үрнәк булып яше-картына.
Авылыбызда якты маяк булып,
Яктыртасыз гомер буена.

Олылыйлар сезне шәкертләрең,
Искә алып мәктәп елларын.
Очрашуны өмет итәләрдер,
Сыпыргалап маңгай сырларын.

Еллар үткән саен, укытучым,
Сезнең кебек без дә үзгәрдек.
Язмыш сынауларын үтә, сүтә,
Без дә гомер көзенә кердек.

Куанабыз сезнең белән бергә,
Сезне белмәгәне бик сирәк.
Якты йөз һәм киңәшләрең белән
Укытучым, безгә бик кирәк.

Алсу таңнар атсын шатлык белән,
Ак чәчәкләр белән күмелсен.
Сәламәтлек-олы бәхет диләр,
Шунысы сезне урап үтмәсен.

Тәскирә Абдуллина

Бар шәхесләр, аямыйча үзен
Алгы сафта һәрчак атлыйлар.
Алларына куйган максатларын
Үтиләр дә, һәрчак аклыйлар.

Шундый иде остазыбыз безнең,
Барчабызга белем таратты.
Аның үгет-киңәшләрен тыңлап,
Көннән-көнгә хөрмәт тә артты.

Аллаһ биргән язмыш сынауларын
Үтә алды сабырлык белән.
Сабыр була алган колларына
Аллаһ өеп жиңеллек биргән.

Авылыбыз күрке-аксакал дип,
Хөрмәт итеп чөеп карадык.
Өлгер, житез, өлкән агабызны
Һаман да яшь итеп санадык.

Кирәк чакта киңәшче дә булды,
Күпләргә ул булды нык терәк.
Менә шундый остаз, аксакаллар
Авылыбызга әле бик кирәк.

Бүген ул юк инде...
Нишлисең бит.
Язмыш шундый, тәкъдир язылган.
Авылыбыз күрке- аксакалның
Күзләре мәңгегә  йомылган.

Аллаһ биргән чикле гомеренең
Сәгать теле кинәт туктады.
Газиз улларын һәм якыннарын
Сагыш, кайгы утына салды.

Күркәм сабырлыклар бирсен Аллаһ,
Озатканда газиз әткәен.
Онытмыйча күңеленә салсын
Аннан дога өмет иткәнен.

Һәрбер кылган изге гамәлләрен
Мизанында авыр китерсен,
Белми кылган ялгыш, гөнаһларын
Газиз Бер Аллаһым кичерсен.

Изге фәрештәләр каршы алсын
Тар гүрләре китсен нурланып.
Аллы-гөлле гөлчәчәкләр үссен,
Тынычлыкта ятсын куанып.
Әәмиин.

Тәскирә Абдуллина.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев