Династия башлыгы
Яңалыклар

Династия башлыгы

Габделхак Җиһаншин 1930 елда Түбән Кама районының Урта Чаллы авылында туа.

Бөек Ватан сугышы ул җиденче сыйныфны тәмамлагач башлана. Ирләр сугышка киткәч, Габделхак Сагындыкович тимерчене алыштыра. Сугыш тәмамлангач, уналты яшьлек яшүсмерне «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләклиләр. 1950 елда аны хәрби  хезмәткә чакыралар, ә демобилизациядән соң ул милициягә эшкә керә. 1964 елга кадәр Лениногорск районында хезмәт итә, аннары аны Зәй шәһәренә юл иминлеге сагы инспекциясенә  өлкән инспектор вазифасына чакыралар.

“Без – ике инспектор, нигездә Әлмәт – Чаллы трассасын күзәттек. Миңа «Урал» мотоциклы бирделәр, өлкән инспектор Кирам Сабитов «ГАЗ-69»да йөрде. Иртәдән алып төнгә кадәр, ә еш кына иртәнгә кадәр юлларда йөрдек. Ул вакытта машина йөртүчеләр законнарны төгәл үти иде, руль артында да нигездә профессионаллар утырды. 1972 елда минем мотоциклны рация белән тәэмин иттеләр. Вазифаларымның төгәл бүленеше юк иде: мин бер үк вакытта патруль хезмәте дә, дознание да, техосмотр да алып бардым. Әкренләп сафлар тулыланды, шәһәргә кергәндә ДАИның ике стационар посты барлыкка килде”, – дип язып калдырган ул. 

Габделхак Җиһаншин 1983 елда лаеклы ялга китә, 2015 елда вафат була. Хезмәттәшләре аны тәрбияле, гаҗәеп тапкыр һәм талантлы кеше итеп хәтерлиләр. Аның гаиләсендә хатыны Әкълимә Мөтыйгулловна, улы, кызы һәм оныгы – барысы да офицер погоннарына ия. Республика Эчке эшләр министр-лыгы музеенда Искәндәр Рәфыйковның «Династия» дип исемләнгән  картинасы саклана, анда Җиһаншиннар сурәтләнгән.

Алга таба да без юл иминлеге сагында хезмәт куйган затлар хакында «Зәй-информ» сайтында биреп барачакбыз.


Нет комментариев