Кичә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Многоликая Россия» дип исемләнгән концерт булды. Ул илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының җыр-биюләрен берләштерде.
Концертта «Кайнар йөрәкләр», «Улыбка», «Магия», «Адымнар» иҗат төркемнәре патриотик рухтагы җырлар башкардылар, милли шаян биюләр белән тамашачылар күңелен күтәрделәр. Һәр чыгыш мул алкышларга күмелде. Әлеге чара «Энергетик» Мәдәният сараеның иҗат сезонын ачып җибәрде.
Нет комментариев