Зәйдә чыгарылыш кичәсендә район башлыгы Разиф Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова “Алтын фонд” номинациясендә район мәктәпләрен алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаучы 34 укучыга кызыл аттестатлар, махсус статуэтка тапшырдылар. Ә әти-әниләр район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Олимпия резервы” номинациясендә спортта иң югары нәтиҗәләр күрсәткән сигез укучыны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәм физкультура, спорт, туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева котладылар.
Безнең илдә 2026 ел Президентыбыз Указы белән Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасында ул Хәрби һәм хезмәт батырлыгы билгесе астында уза, ә безнең Зәй муниципаль районында — Патриотизм һәм бердәмлек елы буларак билгеләп үтелә. Бу ел һәрберебезгә каһарманлык традицияләре, какшамас рух ныклыгы һәм Ватаныбызга чиксез мәхәббәт турында искә төшерә. Безнең чыгарылыш укучылары да патриотик рухлылар. Алар патриотик һәм волонтерлык акцияләре оештырдылар, өлкәннәргә ярдәм иттеләр, махсус хәрби операциядәгеләргә булыштылар һәм халкыбызның бөек батырлыклары истәлеген сакладылар. Аларның битараф булмавы безнең шәһәрне һәм илебезне бүген яхшырак итә. Нәкъ менә шундый патриот яшьләребез чыгарылыш кичәсендә “Ватанга хезмәт итәм!” номинациясе геройлары булды.Бу номинациядә шулай ук 8 укучы котлаулар кабул итте.
Яшьләребез арасында талантлы, төрле мәдәни чараларның уртасында кайнаучы, фестивальләрдә җиңүләр яулаучылар да аз түгел. Шундый иң-иң 9 укучы “Илһам һәм иҗат” номинациясендә тәбрикләнде.
“Татнефть” җәмгыятенең “Талантлы балалар” хәйрия фонды мәгариф үсешенә ярдәм программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин да әлеге күркәм чарада катнашып котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерде.
Яшьләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Азалия Галимова һәм Фирүзә Шәрәфиева белдерделәр.
Ә иң соңыннан традицион бал биюен балалар, әти-әниләр, педагоглар, җитәкчеләр бергәләп биеде.
Нет комментариев