Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чистартырга керешәбез

Кояш нурларының ныграк кыздыра баруы кар астында көздән калган чүп-чарларны җыештыру вакыты җитүен дә искәртә.

Зәйдә апрель башыннан санитар икеайлыкны башлап җибәрүгә багышланган киңәшмәдә, эшне нәрсәдән башларга, иң беренче чиратта кайда чистарту үткәрергә кирәклеге турында сөйләштеләр, алдагы ике айга планнар билгеләнде.

«Шәһәр-район территориясенең чисталыгы, тәртиптә булуы үзебездән тора. Яши торган территориябезнең көлеп торуы өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш», — диде киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.

Һәр ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Зәй районында аны елга ике тапкыр — язын 1 апрельдән 31 майга кадәр, көзен 1сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр үткәрү хакында район башкарма комитеты җитәкчесе карары чыгарыла. Аның нигезендә бердәм санитар — көннәр чәршәмбе һәм җомга көннәренә билгеләнә. Ә язгы күмәк җыештыру көне быел — 27 апрельдә булачак.

— Санитар икеайлык башлану белән беренче эшне һәр оешма, предприятие, учреждениеләр коллективларыннан үз биналары тирәсендәге карны болгатудан башлау сорала. Билгеле булганча, болай эшләгәндә кар тизрәк эри һәм территорияләр кардан арчылып кипшерә, җыештырырга уңайлы була. Инде кар астыннан күренгән санкцияләнмәгән чүп урыннарын да бетерү турында уйларга кирәк. Ә күпфатирлы йортлар идарәчеләренә ишегалларын җыештыру, спорт, уен мәйданчыкларын тәртипкә китерү, кече архитектура формаларын төзекләндерү планын билгеләү зарур. Юл хуҗалыгы хезмәтенә күпер асларындагы су китү торбаларын чистарту эшен активлаштыру мөһим. Шулай ук юл буйларын җыештыру, юл билгеләрен барлау, автобус тукталышларын буяу эшләрен планлы башкарырга кирәк, — диде үз чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Әхмәтшина. Ул һәркемнән санитар чистартуда активлык сорады.

Хәзерге вакытта инде юлларны ямау эшләре башланды. Бу эш юл иминлеге өчен бик мөһим, шуңа да җаваплы оешмалар кар-боздан ачылган юллардагы чокырларны бетерүгә җаваплы карый.

Ә урамнардагы, юл буендагы агачларны агарту өчен известь белән эш башлауны 20 апрельдән соң планлаштыралар.

Административ комиссия тарафыннан чистарту эшләренең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы күзәтеләчәк. Аеруча сулык тирәлекләрен, пляж, сквер, парклар, балалар мәйданчыкларын, базар территорияләрен, бакчачылык, гараж берләшмәләре территорияләрен, шәхси секторны, автомобиль юллары читләрен җыештыру контрольдә булачак.

— Авыл җирлекләрендә чисталыкны күзәтү өчен рейдлар 15 апрельдән башлана. Анда график буенча 22 авыл җирлеге территориясен дә күзәтү планлаштырыла. Санитар-экологик икеайлык кысаларында тиешсез урыннарда чүпләгән, транспорт чараларын яшел зоналарда калдырган һәм башка административ таләпләрне үтәмәгән өчен 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф карала. Үләннәр чыгу белән шәхси секторларда яшәүчеләр капка төпләрендә үсүче үләнне чабып торырга тиешләр, аның озынлыгы 15 сантиметрдан артмаска тиеш. Шулай ук урам якта төзелеш материаллары өеме, терлек азыгы сакланырга тиеш түгел. Ә инде йорт салырга җыенучылар гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Белешмә өчен әйтеп узам, узган ел санитар икеайлык барышында 132 кагыйдә бозу теркәлде, 74 административ беркетмә төзелде. 27 санкцияләнмәгән чүп урыны ачыкланды, җаваплы затларга штрафлар билгеләнде, чүп урыннары юк ителде, — диде район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия баш белгече Алия Ризванова.

Фото "Татар-информ" нан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев