Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чистарту өмәсенә өлеш керттек

Бүген зәйлеләр Бөтенроссия санитар өмәсенә кушылып, үзләре яши торган территориядә чистарту эшләренә күмәкләп чыкты.

Билгеле булганча, ул республика санитар-экологик икеайлыгы һәм экологик хәлне яхшыртуга һәм территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән «ЭкоЯз» конкурсы кысаларында ел саен оештырыла.

Зәйлеләр урамнарны, паркларны, скверларны, ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерә. Җыештыру эшенә предприятие, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм уртак эш өчен җан атучылар чыкты. Оештыручылар катнашучыларны кирәкле инвентарь — капчыклар, перчаткалар һәм тырмалар белән тәэмин итә.

Безнең «Зәй-информ» коллективы да уртак эштә катнашты. Таҗетдин Ялчыгол урамындагы шактый гына территориядә чүп-чарны себереп, җыештырдык, ике як урам буйлап үскән агачларның аскы өлешләрен акшарладык.

«Тәртипкә китерелгән, җыештырылган урын үзеннән-үзе күңелләрне күтәрә бит ул. Бигрәк тә бу эшкә үзең өлеш керткәндә күңелле. Безнең коллектив һәр өмәдә актив катнашып килә», — диде «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев