Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чернобыль фаҗигасе онытылмый

26 апрель кешелек тарихына фаҗигале дата булып кереп калды.

39 ел элек бу көнне Чернобыль атом электр станциясенең  дүртенче энергоблогында шартлау була һәм янгын чыга. 

Реактор тулысынча җимерелә, әйләнә-тирәгә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Әлеге авария аның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зарар күргән кешеләр саны буенча да, икътисади зыян буенча да атом энергетикасы тарихында иң зур техноген катастрофа булып санала.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә бөтен СССРдан 600 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында безнең район кешеләре дә бар.

“Зәй районыннан әлеге фаҗигане бетерүдә 106 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, бүген аларның   күбесе арабызда юк инде. Бүгенге көндә  районда Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган  һәм аларга тиңләштерелгән 42 кеше яши”,  – ди район чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов.

Югары Пәнәчедә яшәгән Владимир Бобровский да Чернобыль фаҗигасен юк  итүдә катнашкан. 

Владимир Николаевич 1949 елда Оренбург өлкәсе Тоцкий районы Погромное авылында дөньяга килә. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган егет  шоферлыкка укый. Нефть эшкәртү өлкәсендә дә  хезмәт куя. Чаллы шәһәренә эшкә килә. Булачак тормыш иптәше  Зинаида  белән шунда танышып, гаилә коралар. Брянск шәһәре кызы Зинаиданың әтисе, апасы үлеп китә, озак еллар әнисен карый. Чаллы шәһәрендә кассир, склад мөдире булып хезмәт куя.  2000 елда Бобровскийлар Югары Пәнәче авылына килеп төпләнәләр. Гаилә башлыгы фермага эшкә керә. Озак эшләргә насыйп булмый, яман чир 2003 елда  баһадирдай ирне  алып китә.

Чернобыль атом-электр станциясендә 1987 елның февраленнән апрель аена кадәр  чистарту эшләрендә хезмәт куя Владимир Николаевич.Бик күп кеше нурланыш ала. 

Һәр отсекта эшләгәндә киемне еш алыштырдык, приказ шулай иде, дип искә ала торган булган ул.

“Чернобыль фаҗигасе йөрәгендә булгандыр, артык сөйләми иде.  Яраткан һөнәрләре-мавыгулары да күп булды. Балык тотарга, гөмбә җыярга яратты. Үз кулымда үлде. Бик тәрбияләдем. Бала җанлыклы, миһербанлы тормыш иптәшем якты хатирәләр генә калдырды”, – ди тормыш иптәше Зинаида апа.

Фотода Владимир Бобровский икенче рәттә уннан өченче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев