Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 139 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның кайберләре турында тулырак.
22 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә район үзәк дәваханәсенә алкоголь кулланып косу билгеләре белән бер балигъ булмаган баланы алып килүләре турында хәбәр килә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында ике балигъ булмаган баланың шәһәрдәге бер кибеттән спиртлы продукция сатып алулары һәм аннан соң кулланулары ачыкланган.
25 сентябрьдә Ал. Бистәсе авылында бер йорт янган. Тикшерү эшләре барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан йортка Чаллыда яшәүче хатынның ут төртүе ачыклана.
Шул ук көнне шәһәрдәге фатирларның берсендә этнең ыңгырашкан, чинаган тавышы ишетелүе турында хәбәр алына. Участок полиция хезмәткәрләре әлеге адрес буенча урынга чыга һәм элек тә хөкем тартылган 54 яшьлек ир-атның үз фатирында урам этенә һөҗүм итүенә тап була.
Гариза бирүчеләр тарафыннан әлеге эт Әлмәт ветеринария клиникасына госпитализацияләнә, кызганычка каршы, ул үлә.
«Әлеге факт буенча тикшерү чаралары үткәрелә, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Нет комментариев