Бүген - Хәрби-диңгез флоты көне
Бу көн – “хәрби диңгезче” исемен горур йөрткән, гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, Хәрби-диң¬гез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме ул.
Флот бәйрәменең зур тарихы бар. 1714 елның 7 августында Петр I җитәкчелегендә Россия флоты Гангутта (шведлар белән алышта) беренче җиңүгә ирешә. Шул көннән башлап диңгездә корабларны тезеп, тамаша оештыру, пушкалардан ату традициясе барлыкка килә. 1923 елда “Кызыл флот атнасы” булган. Бу көнне митинг, өмәләр оештырылган, флотка ярдәм күрсәтү буенча акчалар җәлеп ителгән. 1939 елның 24 июлендә Советлар Союзы флоты адмиралы Николай Кузнецов бәйрәмне зурлап үткәрү тәкъдиме белән чыга. 1980 елдан ул июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә башлый. Бүгенге бәйрәм 2006 елның 31 маенда Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган.
Зәйдә 2024 елда Рәфыйков урамындагы паркта моряклар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Хәзер диңгезчеләрнең үз җыелу урыны бар.
Моряклар һәрвакыт Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булды.
Бу истәлекле көндә барлык морякларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар телибез.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев