Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген студентлар көне

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә.

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн – төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме.

1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна “Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу турындагы Указ”га кул куйган. Шуннан бирле бу көн университет һәм студентлар көне дип санала. Хәзерге вакытта да Русия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Зәебезнең политехник колледжында да бу көн бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бүгеге көндә биредә 539 яшь кеше һөнәри белем ала, алар нигездә Зәй районы яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев