Бүген онлайн-җыелышта ата-аналар «ТР Электрон мәгариф» системасы турында сөйләшәчәк
Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр темасына багышланган гомумреспублика ата-аналар җыелышы Татарстанда бүген, 17.00 сәгатьтә узачак.
Фикер алышу темаларының берсе «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» яңартылган системасы турында булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.
Фикер алышуда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Цифрлаштыру министрлыгы вәкилләре катнашачак. Трансляциягә ведомстволарның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәләрендә кушылырга мөмкин.
https://vk.com/moinrt16
Министр шулай ук Татарстанда яшәүче инде 70 меңнән артык ата-ананың системага үзләре кушылуын сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев