Бүген Югары Мәлемдә Таҗетдин Ялчыголга багышлап истәлек тактасы ачылды
Яңалыклар

Бүген Югары Мәлемдә Таҗетдин Ялчыголга багышлап истәлек тактасы ачылды

Тантаналы чарада Ялчыголның нәсел дәвамчылары, авыл халкы, Таҗетдин Ялчыголга мөнәсәбәтле Мамадыш, Түбән Кама, Азнакай якларыннан кунаклар катнашты.

Ялчыгол ил-дөнья буйлап гизеп, дини һәм дөньяви белем туплап, әтисенең  васыятенә тугры калып, гомеренең соңгы елларын  Югары Мәлемдә уздыра. Горур биек таулар кочып алган, итәгендә чәчәкле, җиләкле, мәтрүшкәле болын-кырлар җәйрәп яткан гаҗәеп матур табигатьле Мәлемгә төпләнеп ялгышмаган. Табигать баласы, җир кешесе булган ул: шифалы үләннәр белән кешеләрне дәвалаган. Ялчыгол Югары Мәлемдә   14 ел (1825-1838) яшәп, балаларга дини белем биреп, исламга хезмәт иткән, тирән катламнарга киткән зыялы нәсел һәм бүген дә актуаль булган китап-басмалар, Һәфтияк Шәриф, гаҗәеп гыйлем мирасы калдырган. Шуңа да якташыбыз район җитәкчелеге,  җирле халык тарафыннан хөрмәтләнә, аның рухы зурлана.

Мәлемдә Ялчыгол улы Җәләлетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтшакир әтисе эшен дәвам иткән. Аның уллары   Һидиятулла белән Сөнгатулла да биредә имамлык иткәннәр. Сөнгатулла улы Госман, кызы Фәүзия дә  дин-исламга хезмәт куйган.  Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Буын дәвамчылары ерак бабалары иҗаты, аның хезмәтләре, дәвамчылары буенча эзләнү эше алып бара,  каберләр барлана, нигезләр табылып, төзекләндерелә, чишмәләргә яңа сулыш өрелә. 

Тантаналы чарада Иске Зәй бистәсе  мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Әминә Биккинина, “Ак калфак” татар хатын-кызлар җирле оешмасы җитәкчесе  Энҗе Әхмәтҗанова, Мамадышның төбәк тарихын өйрәнүче, мәгариф ветераны, Дмитрий Крещенов премиясе лауреаты Рәйсә Муллаәхмәтова, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Түбән Кама районы Каенлы китапханчесе Флера Гарипова, Азнакай районы Чалпы китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова катнашып, югарымәлемлеләрнең шатлыгын уртаклашты.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән Әминә Биккинина сәламләде.

Чарада мәкамле азан тавышын Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Ялчыголның җиденче буын оныгы Эмиль Равил улы яңгыратты.

Таҗетдин Ялчыголның  нәсел дәвамчылары Гамир Таҗетдинов, Разилә Җиһаншина ерак бабаларының эшчәнлеге буенча  фәнни-эзләнү эшләре алып бара. Чарада алар бу хакта сөйләделәр.

Мәлемдә Таҗетдин Ялчыгол яшәгән нигез бүгенге көндә дә буш тормый. Бу нигездә   Сөнгатулла тармагыннан алтынчы буын онык Сәет гаиләсе белән яши, ерак бабасының шөгылен - кешеләрне сихәтләнерү эшен дәвам итә ул. Бу нигезгә 120 ел элек салынган таш амбар шаһит, ул әле дә саклана. 

Дини чара Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта ачу белән дәвам итте. Такта авыл мәдәният йорты диварына урнаштырылды. 

Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова истәлек тактасы кую эшен башлап һәм оештырып йөргән кешеләргә рәхмәтен белдерде.  Без үз тарихыбызны, мирасыбызны онытмаска тиеш, диде ул.


Нет комментариев