Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бу атнада беренче кар көтелә

Киләсе җомга һәм шимбә җепшек кар яварга мөмкин.

Бу атна ахырына Татарстанда урыны белән җепшек кар яву көтелә. Бу хакта "Татар-информ«га ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итте. 

«Киләсе җомга һәм шимбә җепшек кар көтелә. Ләкин аны республикада яшәүчеләрнең барысы да күрмәячәк, чөнки кар урыны белән яңгыр белән бергә явачак. Республикада беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасы азагында ява», — ди синоптиклар. 

Республикада температура фоны сизелерлек түбәнәя. Төнлә 0..+5 градус, ә көндез +2..+7 градус була.

Фото Зәй-ТВ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев