Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бигештән Дамир Насыйбуллин Юрий Гагарин белән күрешү бәхетенә ирешкән

12 апрельдә без Космонавтика көнен билгеләп үттек. Узган гасырның 60-70нче елларында космос белән кызыксынмаган, космонавт булырга хыялланмаган егет булмагандыр.

Ә менә якташыбыз, Бигеш авылыннан Дамир Насыйбуллин — беренче космонавт Юрий Гагарин белән күрешү бәхетенә ирешкән кеше.

66 ел элек Дамир абый армия сафларында хезмәт иткәндә була бу очрашу. Ул Юрий Гагаринның автографын да ала әле. Бу хакта горурланып авылдашларына сөйли торган була.

Кызганыч, бүгенге көндә Дамир абый исән түгел. Бәлки бу турыда Дамир абый якыннарына, дусларына сөйләп калдыргандыр. Бу турыда мәгълүматлы булучылар безнең белән элемтәгә керсен иде. Телефон номеры: 8-9393187822.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев