«Илкүләм өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (АНО «Национальные приоритеты») 2024-2025 ел сезонына «Безнең өлеш» («Наш вклад») милли премиясенә дәгъва итүчеләрдән конкурста катнашырга гаризалар җыюга старт бирелүе турында хәбәр итә.
Анда социаль, хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар, компанияләр, Россиянең илкүләм проектларын тормышка ашыруга йөз тоткан проектлары белән катнаша ала.
«Безнең өлеш» милли премиясе илкүләм максатларга ирешүдә бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмаларның ролен билгеләп үтә. Премиягә үзләренең социаль инициативаларын түбәндәге категориядәгеләр тәкъдим итә ала: дәүләт корпорацияләре һәм дәүләт компанияләре, эре, урта, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар. Премиянең барлык финалистларына «Россиянең илкүләм проектлары партнеры» статусы бирелә.
«Шунысы мөһим, эшмәкәрләр һәм коммерцияле булмаган оешмаларның үз социаль эшчәнлекләрен илкүләм максатларга төгәл ориентир белән алып барулары кирәк. Һәм шул рәвешле, дәүләт стратегик мөһим өлкәләрдәге инициативаларны хуплый», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «Безнең өлеш» милли премиясенең эксперт советы рәисе Александр Новак.
Россия Президенты ил үсешенең 2030 елга кадәрге чорга һәм киләчәктә 2036 елга кадәр илкүләм максатларын билгеләде. Хөкүмәт яңа илкүләм проектлар өстендә эш алып бара. Алар тотрыклы динамикалы икътисадтан һәм технологик лидерлыктан алып кешеләрнең иминлеген күтәрүгә һәм яшәү өчен уңайлы, имин мохит булдыруга кадәр бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
«Безнең өлеш» милли премиясенең һәр сезоны агымдагы елның иң актуаль юнәлеше буенча өстәмә номинация игълан итә. 2024-2025 елгы сезонда ул маркетинг, коммуникацияләр һәм реклама өлкәсе вәкилләре өчен «Гаилә елы» махсус номинациясе астында билгеләнә. Әлеге махсус номинациягә ана, ата, балачак, күпбалалык, өлкән буын турында кайгырту юнәлешендәге коммуникация проектларын, реклама кампанияләрен тәкъдим итәргә була. Алар «Гаилә — ул терәк һәм бәхет чыганагы» идеясен гәүдәләндерергә тиеш.
Махсус номинация реклама индустриясе профессионалларының бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлегенең уңышлы мисалларын билгеләп үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның нәтиҗәсе сыйфатлы мәгънәви контент белән тулыланган якты, креатив эшләр бууны күз уңында тота. «Гаилә елы» махсус номинациясенең эксперт жюри составына реклама һәм маркетинг өлкәсе вәкилләре керәчәк, алар эшләрне социаль эффект призмасы аша бәяләячәк.
Гаризаны 2024 елның 30 ноябреннән нашвклад. рф рәсми сайтында бирергә мөмкин.
Нет комментариев