Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Без аларны беләбезме?

Белгеч киңәш бирә.

— Гадәттә, әзер ризыкларны интернет яки телефон аша кулланучы заказы буенча китерәләр. Ләкин моңа кадәр билгеле бер кафе яки ресторан менюсы турында мәгълүмат һәм ризыкларның рәсемнәре белән интернет сайтларында яки мобиль кушымталарда игътибар белән танышырга кирәк. 

Күпчелек очракта җәмәгать туклануы продукциясен сату агрегатор хуҗаларының махсус сервислары аша башкарыла, шуңа күрә агрегатор хуҗасы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 9нчы маддәсенең 1.2 пунк-тына ярашлы рәвештә кулланучыларга үзе һәм сатучы (башкаручы) турында мәгълүмат җиткерергә тиеш. 

Мондый мәгълүматны агрегатор хуҗасы интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә үз сайтында урнаштыра. Әзер ризыкларны һәм азык-төлекне китергәндә курьерлар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук заказчыга чиста формалы киемдә, әзер ризыкларны ташу өчен чис-та, дезинфекцияләнгән савытлар (коробкалар) белән килергә тиеш. Тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән шәхси медицина дәфтәре дә булу мөһим. 

Заказ алганда, ризыкларда мәгълүмат булуына игътибар итегез, ул түбәндәге мәҗбүри таләпләрне үз эченә ала: 
— тәкъдим ителгән продукциянең һәм аның составына кергән рецепт компонентларының исеме; 
— җәмәгать туклануы продукциясе порциясенең массасы (күләме) турында мәгълүмат; 
— җәмәгать туклануы продукциясенең туклану кыйммәте (химик составы һәм калориялелеге) турында мәгълүмат; 
— җитештерү датасы һәм сәгате; 
— саклану вакыты, саклау шартлары; 
— азык-төлек продукциясен җитештерүченең исеме һәм урыны яки азык-төлек продукциясен әзерләүченең (шәхси эшмәкәр яки юридик затның) фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм урнашу урыны; 
— өстәмә мәгълүмат буларак продукция җитештерелгән норматив яки техник документ күрсәтелергә мөмкин. 

Әгәр кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатыннан канәгать булмаса, ул үз сайлавы буенча күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен түләүсез бетерүне; күрсәтелгән хезмәтнең бәясен киметүне; ризыкны кабат әзерләүне таләп итәргә хокуклы. 

Әгәр кулланучыга заказны вакытында китермәсәләр, ул неустойка хокукыннан файдалана ала. Бу очракта азык-төлек китерү минутларда һәм сәгатьләрдә исәпләнә, шуңа күрә кулланучы заказны үтәүнең һәр сәгате өчен заказның гомуми бәясеннән өч процент күләмендә неустойка алырга хокуклы. 

Без — барыбыз да кулланучылар. Кулланучының хәбәрдалыкка, куркынычсызлыкка, үз теләге белән сайлап алырга, сатып алган әйбернең кимчелекле яклары булса, аны сатучыга кире кайтарырга, зыян күргән очракта бәясен түләтергә, кулланучылык өлкәсендә белемен үстерергә хакы бар. Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр килеп туганда, тулырак консультация алу өчен зәйлеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Роспотребнадзор идарәсе сайтында мөрәҗәгать-сорауларны калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев