Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бер минут тынлык» акциясе узды

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан 12 сәгать 15 минутта бер минут тынлык игълан ителде.

Бу вакытта көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатылды. Шулай ук 60 секундка телевидение һәм радио тапшырулары туктатылып торды. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарын хөрмәт йөзеннән тынып искә алды.

Тәүлекнең әлеге вакыты очраклы гына сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән нәкъ менә 12 сәгать 15 минутта Советлар Союзы гражданнарына фашистлар Германиясенең илебезгә басып керүе турында хәбәр ителә.

«Бер минут тынлык» акциясе сугыш кырларында батырларча һәлак булган һәр солдатны искә алу, күпмилләтле халкыбызның ул елларда күрсәткән каһарманлыгына, батырлыгына баш ию, алар яулап алган Җиңүнең безгә ни дәрәҗәдә кадерле икәнен онытмавыбыз турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев