Бер көндә ике янгын очрагы теркәлгән
Зәй районы янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 22 сентябрь көнне янгын сүндерүчеләргә ике тапкыр чакыру буенча урыннарга чыгып, гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашырга туры килә.
Бу көнне төнге сәгать 2 тулып 20 минутта 88нче янгын хезмәте частенә Иске Зәй бистәсендә мунча яну турында хәбәр итәләр. Ут 15 квадрат метрны камап алган була, аны тиз арада сүндерәләр, башка корылмаларга ялкын телләре күчәргә ирек бирелми. Ут чыгу сәбәбе ачыклана.
Шул ук көнне кичке сәгать 9 туларга 20 минут кала янгын турында хәбәр итеп тагын бер шалтырату була. Анда шәһәрдәге фатирларның берсендә балкон яна. Монда ут чыгуның сәбәбе саксыз тәмәке тарту дип билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев