ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә кулланучылар базары өлкәсендә бозылган хокукларын якларга ярдәм сорап бер кулланучы мөрәҗәгать иткән.
Көнкүреш техникасы кибетләренең берсеннән ул телевизор сатып алган, товар өчен тулысынча түләгән. Товарның гарантия вакыты 12 ай тәшкил итә. Гарантиянең соңгы көне иртәсендә телевизор эшләми башлаган һәм кулланучы шунда ук кибетнең сервис хезмәтләндерүе турында килешү төзегән сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Сервис үзәге телевизорны ремонтка кабул иткән, бу гарантияле ремонтка кабул итү турындагы акт-наряд белән расланган. Әмма бер айдан соң ремонтланмаган телевизорны кире кайтарганнар, гарантия вакыты чыккан дип хәбәр иткәннәр. Югыйсә кулланучы гарантиянең соңгы көнендә мөрәҗәгать итәргә өлгергән.
“Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече кулланучыга дәгъва төзергә булышты, срок киләсе елның сатып алу көне ахырына кадәр дәвам итә дип аңлатты. Кулланучыга алдагы адымнарын аңлаттылар. Нәтиҗәдә сатып алучыга телевизорның тулы бәясен кайтарганнар һәм ул яңасын сатып ала алган. Бу очрак - кулланучы буларак үз хокукларыңны яклауның мөһимлеген искә төшерү”, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль орган блегече Эльвира Милочкина.
Нет комментариев