Башкала Сабантуенда – Зәй рухы
Яңалыклар

Башкала Сабантуенда – Зәй рухы

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 150 кешедән торган Зәй делегациясе быел да Казан Сабантуен гөрләтте.

Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда татар ихатасы эшләде. 
Анда республиканың 11 районы кечкенә ишегаллары оештырган иде. Һәркайсы бәйрәм кунак-ларына үз районнарының тормыш-көнкүрешен,  гореф-гадәтләрен һәм  һөнәрләрен тәкъдим итте.

Казан Сабантуена зәйлеләр быел да ныклы әзерлек белән килде. Зәй ишегалды ерактан ук үзенең бай  мәдәни мирасын чагылдыруы  белән бәйрәм кунакларын җәлеп итте.   

Бар яктан уңган,  һәр тармакта алдынгы Зәй районын күпләр белә, халкының матур эшләренә сокланалар. Ә республика Сабантуенда  катнашу – үзе зур дәрәҗә.

– 2017 елдан Зәй районы Казан Сабантуен оештыруда катнаша. Без моңа чын мәгънәсендә лаеклы дип саныйм. Монда республиканың барлык районнары да булыр иде, тик катнашучыларны сайлап кына алалар. Бу исемлектә булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Ә безнең ишегалды бәйрәм кунаклары арасында зур авторитет ала. Елдан-ел күбрәк кунаклар килә, – ди район башлыгы Разиф Кәримов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миң-неханов һәм башка хөрмәтле кунаклар  Зәй районы ишегалдында булды.  Келәмдә көрәшчеләр бил алышканны Татарстан Рәисе зур кызыксыну белән күзәтте. 

Гореф-гадәтләребезне тасвирлаучы, районыбызның якты йөзен  чагылдыручы  экспонатларга бай булды ишегалды. Кызлар кыстыбый, кабартма пешерү осталыкларын күрсәтеп, кунакларны милли ашларыбыз белән сыйладылар. Кабартма пешерү быел беренче тапкыр булды.

Безнең як үләннәреннән әзерләнгән чәйләрдән һәм милли ризыклардан  авыз итеп карарга теләүчеләрдән озын чиратлар җыелды. Районыбызның аш-су, кул эшләнмәләре осталары үз эшләрен тәкъдим итте.  Теләге булганнар мастер-классларда катнашып, кул эшләренә өйрәнә алды. Биредә мендәр тышлыгы чигү, энә кую өчен кечкенә “мендәрчекләр” ясау серләренә өйрәттеләр. 

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган амбар да күпләрдә кызыксыну уятты. Әби-бабайлар кулланган эш кораллары, көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин иде монда. 

Сабантуе мәйданында чын авыл өйләрендәге кебек ягылган мичтә коймак пеште, самавыр кайнады. Зәй кызлары әзерләгән чәй өстәле яныннан чын бәйрәм рухы сизелә иде. Бәйрәм кунакларын   сыйлау өчен 15 чиләк камыр әзерләп килгәннәр. 

Көн дәвамында сәхнәдән Зәй үзешчәннәренең  ямьле җырлары яңгырады. Татарстан халкы ел буена көтеп алган бәйрәмнең минутын да бушка сарыф итмичә, рәхәтләнеп күңел ачты.   Моңлы тавышлары  белән җырчы-якташларыбыз Марат Галимов, Ясмин, Айдар Сөләймановлар күпләрне  шатландырды. 

Зәй районы ишегалды башка районнарныкыннан чын мунчасы белән дә аерылып торды. Яңгырлы һәм җиләс көндә бәйрәм кунакларын кайнар мунчага дәштеләр. 

Сабантуйның тагын бер яме – көрәш келәме. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын күзәтте. Зәй ишегалдында узган бил алышларда абсолют батыр булып   Илназ Шәйдуллин калды.  Аның иңенә традицион бүләк – тәкә салдылар. Район башлыгы көрәшче егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Келәм тирәсендә көрәшне күзәткән Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов да үз фикерен әйтте. 

– Зәй районында көрәш зур дәрәҗәдә үскән. Кечкенә балалар да тартыла бу спорт төренә. Өлкәннәр арасында да киң мәйдан тотучылары бар. Ел саен Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия ярышы зур оешканлык белән үткәрелә. Көрәш буенча дөньяга танылган сезнең якташ Радик Сәлахов кына ни тора! Ул – Татарстан горурлыгы. Аның үрнәгендә республикада көрәшчеләр үсә, – диде ул. 

Бәйрәмнең төп өлеше Тынычлык бистәсенең үзәк мәйданында дәвам итте. Меңнән артык артист җир кешесенең авыр хезмәтен сәхнәләштерде, театральләштерелгән күренешләр аша халкыбызның бай традицияләрен тасвирладылар. 

Туктамыйча явып торган яңгырга карамастан, Сабантуй бәйрәмендә  Зәй  мәйданчыгыннан халык  өзелмәде. Татарстанлылар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә, чит ил кунаклары да үз итте безнекеләрне. Күңелләрне җылыткан бу бәйрәм тагын бер кат милләтләрнең бердәмлеген  дәлилләде.


Нет комментариев