«Бәллүр каләм» — «Зәй офыклары» нда!
Яңалыклар

«Бәллүр каләм» — «Зәй офыклары» нда!

„Зәй офыклары“ район газетасы дәрәҗәле конкурста җиңү яулады.

19 майда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII „Бәллүр каләм“ бәйгесенең лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында „Зәй офыклары“ да бар.

Редакциябез югары профессиональ дәрәҗә күрсәтеп, ике номинациядә — „Иң яхшы район редакциясе“ һәм „Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы редакция-се“ номинацияләрендә лауреат исемен алды.

„Иң яхшы район редакциясе“ номинациясендә баш редактор Энҗе Әгъләмова лаеклы бүләкне „Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы“ ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кулыннан алды.

— Бу — безнең уртак җиңүебез! Коллективның тырышлыгы, яраткан хезмәтләренә тугрылыгы, яраткан газета укучыларыбыздан башка без мондый югарылыкка ирешә алмас идек. Газетада чыккан һәр мәкалә — ул бөтен команданың хезмәте. Рәхмәт сезгә, бергә булыйк! — ди Энҗе Рәнифовна.

„Зәй офыклары“ газетасы 90 ел дәвамында традицияләрне саклап һәм заман белән бергә атлап, район-шәһәрдә яшәүчеләрне берләштерүче газета булып кала бирә.

„Бәллүр каләм“ бәйгесендә яуланган җиңү редакция коллективын тагын да тырышыбрак иҗат итәргә илһамландыра.

„Бәллүр каләм“ — Татарстанда журналистика һәм масса-медиа өлкәсендә ел да үткәрелүче республика бәйгесе. Конкурсның максаты — журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү.


Нет комментариев